Шарифуллина Хәләмгөл Гайфетдин кызы.
1914 елның 4 октябрендә Тулбай авылында туган.
Хәләмгөл апа сугыш елларында иң авыр йөкне үз җилкәсендә тарткан апаларның берсе. “Колхозга самоброска машинасы кайтты, йөртергә ирләр юк, сугышта, өйрәндем бит шул машинаны иярләргә, шуның белән урак урдым. Малмыжка урманыннан ат белән каен кряже ташыдым. Малларга ашатырга юк атым күтәрәмгә калгач, яз көне, үгез белән басу сукаладым. Үгез малы кирерәк бит ул бармас иде җәфаланыр идек, күрмәгәннәр калмады инде. Бервакыт шулай Соколкага сал төяргә җибәрделәр, бәйләгән сал ычкынып китеп эшчеләр бүрәнәләр астында калды. Урман ташуда да эшләдем”- дип сөйләп китте Хәләмтәй. Әйе ирләрдәй ат җигүче дә, Чулышнга окоп казырга баручыларны илтеп куючы да, Шәмәрдәнгә ат белән керосинга баручы, Лубъяннан мунчала ташучы да Хәләмгөл апа була. Аның турында иптәшләре “Хәләм булган җирдә ач булсак та тук булдык, уен көлке белән ачлык та онытыла иде”- диләр. Бик җор телле була Хәләмгөл апа.