Ильясова Тәскирә Гали кызы.
1925 елда Тулбай авылында туган.
Сугыш башланганда Тәскирә апага бары тик 16 яшь кенә була. Шулай булуына карамастан ирләр сугышка киткәч аларның постын кабул итеп ала ул. Колхоздагы дүрт бригаданың берсен җитәкли башлый. Аннан тыш агротехник эшен дә алып баруны аңа йөклиләр. Тәкәнеш районы дәүләт тәэмин итү бүлегендә хисапчы булып та эшләргә туры килә.
“Кичләрен носилкалар белән печән, салам ташып эскерт куябыз, төнлә белән төнге эшкә ындыр табагына киләбез. Ашарга юк. Үләннәр белән туендык. Алкин басуына черек бәрәнге җыярга бара идек әнкәй шуннан күмәч пешереп бирә иде. Яшьлек елларыбыз сугыш чоры авырлыклары белән үтеп китте...” дип искә алды Тәскирә апа.