Мозафарова Махитап Гали кызы.
1907 елның 16 июльендә Тулбай авылында туа.
Ире сугышка киткәндә өч бала белән кала Махитап апа. Ачлы-туклы тормышта өч баланы тәрбияләү аңа җиңел булмаган. Балаларым ач булмасын, сугыштагы иремә миннән дә әзерәк файда килсен дип ул бер көн дә калмыйча колхоз эшендә эшли. Сука сукалаган, чәчү чәчеп урагын урган, төннәрен ындыр табагында фронтка ашлык төягән. “Авыр, бик авыр булды ул еллар. Бер телем икмәк өчен көне-төне эшләдек, балаларым ачка үлмәсен дип басудан черек бәрәңге җыеп черек бәрәнге күмәче, алабута орлыгыннан күмәч пешердек, яз җитүгә кычыткан чыга башлауга кычыткан ашы пешердек, он юк инде ул. Әле ярый сыер бар иде, сыер алып чыкты безне” - дип искә алды Махитап апа.