Гаянова Зөкаһедә Гаян кызы.
1924 елда Тулбай авылында туган.
Сугыш башланганда Зөлкаһедә апа Югары Тәкәнеш авылында балалар укыта. Ирләрне сугышка алгач Кызыл Тау авылында укытучы булмау сәбәпле аны Кызыл Тау мәктәбенә күчерәләр.
“...Бик авыр чор иде. Ул елларны сөйләп кенә дә бетерерлек түгел. Мәктәптәге эштән соң сугышчыларга “Татарстан” исемле танк колоннасы өчен акча җыйдык. Сугышчыларга җылы киемнәр әзерләдек, бияләйләр, оекбашлар, башлык шарфлар бәйләдек. Укучылар белән колхоз басулырына чүп утарга йөрдек, җирдә коелып калган ашлык башакларын җыйдык, борчак чүпләдек. Ачлык иде балалар җыйган борчакларын ашап куйган вакытлары да була иде, кечкенәләр бигрәк тә.агитбригада оештырып авылларда, басуда концертлар куйдык.” Дип сөйләде Зөлкаһедә апа.