Ризванова Минзифа Шәйхетдин кызы.
1913 елның 25 маенда Тулбай авылында туа. 7 классны тәмамлагач колхозда эшли башлый. Тулбай авылының Ризванов Миннехан исемле егетенә кияүгә чыга.
1935 елда Минзифа апа Тәкәнеш районыннан Мәскәүдә узган II ударниклар съездында делегат булып катнаша. Ул звеновод була, аның звеносында 8 кеше эшли. Ул җитәкләгән звено бер дә алдынгылыкны бирми. 1940 елның башында тормыш иптәше Миннеханны Фин сугышына алалар. “Миннехан фин сугышына киткәч ике бала һәм олы яштәге карчык белән калдым. Төнге 12 дән кешеләрне уятып эшкә алып чыгып китәм, басуда кунып эшләдек. Трактор эше беткәч урак өсте башлана уракка төштек, һәркем үзенең бүлеп бирелгән җир кишәрен ура. Бертөркем хатыннар җыелып белгәләшеп эшлибез. Гафифәттәй тиз генә йөгереп кайтып баласын имезеп килә иде, ә бер көнне карчыгы Хәернисәттәй бала үлде дип килеп әйткәч тиз-тиз кайтып китеп ике сәгаттән “Аллага шөкер күмеп килдек” - дип мышнап хәле бетеп тагы урак ура башлады. Ухалла арбасы белән Кукмарадан икмәк ташу, урман кисү безнең баштан кичкән авырлыкларның бер өлеше генә, авыр бик авыр булды ул еллар көнне-төнгә ялгап эшләдек”.- дип көрсенеп куйды Минзифа апабыз.