Султанова Сания Губәй кызы 1936 нчы елның 9 нчы гыйнварында Лаеш районы Яушыйк авылында туган. 4 бала булганнар алар: Минниса, Сания, Әминә, Халисә. Әминә апасы гына сакау булган аның.
Әтиләре Губәй сугышта үлеп калган. Ул 1908 нче елгы булган. Әнисе Хәдичә исемле булган. Ул 1915 нче елгы булган. “Әнием бик матур иде минем”,- дип искә ала Сания апа. Сания апа 5 класс белемне Яушыйк авылында алган. Аннары Саралан мәктәбендә укыган һәм 8 классны тәмамлаган. Яушыйкта “Яшәсен Ирек!” колхозында эшләгән.
Ире Хабулдан аерылып, Лаеш районының Хәерби авылына Нурхәмәт абыйга кияүгә килгән. Ул вакытта Нурхәмәт абыйның хатыны бала тапканда үлгән, 4 баласы калган була. Сания апа Рәмис, Рәмзия, Фәрдия, Фираяны карап үстергән. Соңыннан уртак балалары Фәнис туган.
Хәерби авылында ул фермада эшләгән. “Утлык өстенә менеп егылып башымны тиштем. Бик күп каным акты. Әле дә шул вакытларны искә төшереп торучы яраларым бар”,- дип искә ала Сания апа.
Сугыш елларын нык хәтерли ул. “Ашарга черек бәрәңге, кычыткан иде. Шулар коткара иде безне. Авылда төрмә бар иде. Шул төрмә начальнигының хатыны бик яхшы күңелле иде. Беркөнне ул безгә борчак бирде. Бу борчакны төйдек. Ул безгә шактыйга җитте”, - дип искә ала Сания апа сугыш елларын.