1923 елның 12 октябрендә Яңа Чаллы авылында туган. 12 яшендә авылда ат көтүчесе булып эшли башлый. 1940 елда ФЗО га укырга керә. Шахтер-бораулаучы белгечлеген үзләштерә. Аны Краснодан шәһәренә эшкә җибәрәләр. 1942 елда сугышка катнашып китә. 1943 елның 5 августында Белгородны алу вакыйгасы, Орел шәһәрендә җиңү салюты аның хәтеренә тирән уелып калган. Ленинград янында, Белоруссиядә, Балтыйк буенда, Курск шәһәрендә барган сугышларда да катнашырга туры килә аңа.
1945 елның апрель аенда Берлин янында ике аягын да өздерү бәхетсезлегенә юлыга. Ундүрт ай госпитальдә ята.
1946 елның 7 июлендә беренче группа инвалид булып, туган авылына кайта.
Хөкүмәт тарафыннан аңа мотоколяска, “Запорожец”, хәзер “ОКА” автомобиле бирелде. Хәмзә абзый һәм Рокыя апа алты бала үстерделәр һәм аларны тәрбияле, һөнәрле иттеләр.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005 г.