Сәйфуллин Нәкыйп
Сәйфуллин Нәкыйп Сәйфулла улы 1920 елда Морт авылында крәстиән гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә 7 ел белем алып, колхозда эшли башлый. Яше җиткәч, Нәкыйп хәрби хезмәткә алына. Көнчыгышта Монголия чикләрендә хезмәт иткәндә сугыш башлана. Сержант Нәкыйп Сәйфуллин 480 нче полкның 152 нче дивизиясендә беренче сугышчан чыныгу ала. Бобруйск шәһәрен немецлардан азат итү сугышларында катнаша. Белоруссия шәһәрләрен азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен яшь командир Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Каты яраланып, Горький өлкәсе Семенов шәһәрендә госпитальдә дәвалана. 1945 елның ноябрендә авылга кайта. Аның күкрәгендә орден һәм медальләр балкый.
Сугыштан соң Морт авылы халкы орденлы батыр командирны бертавыштан колхоз рәисе итеп сайлый. Ул күп еллар авыл Советы рәисе, партия оешмасы сәркәтибе кебек җаваплы эшләрдә эшли. 1988 елда вафат була.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.