1926 елда Богдюг (хәзерге Менделеевск) районы Сәйтәк авылында Андрей һәм Евдокия Петровна гаиләсендә туа.
Үзен белә башлаганнан бирле авылда колхоз эшендә эшли. Әнисе белән урак урырга йөри. 13 яшендә молотилкада ат куа. “И-и, булды инде хәлләр. Ачлык. Хәер сорашып үстек. Әле ярый авылда хәллерәк кешеләр бар иде. Сорап кергәч, кире борып чыгармадылар. Аякта кияргә булса чабата. Кайвакыт башка кияргә яулык та булмады бит. Көне- төне эштә идек. Өйгә кайтсаң, ут кабызырга ярамады. Ул вакытта җиделе лампа иде инде. Кайтып ятасың, көн ачыла башлау белән тагын эшкә йөгерәсең“ дип искә ала Мария Андреевна.
Чыннанда, бу кәһар суккан сугыш һәр гаиләгә күпме кайгы-хәсрәт, җәфа чигүләр алып килгән. Ләкин нинди генә шартларда яшәмәсен халык, алар тормышны яратып, яшисе килеп яшәгәннәр. Мария Андреевна елмаеп кына “Ике кеше гомерен яшим бит инде” дип куйды.