Тарасов Мануил Трофимович 15 июня 1901 года рождения, мобилизовался в 1941 году прошел через всю войну. Рядовой красноармеец. Воевал на Ленинградском фронте. Демобилизовался в 1945 году. Жил в Заинске. Работал в совхозе пчеловодом.
Валентина Симашева
Тарасов Мануил Трофимович 1901 елның 15 нче июнендә Уфа губерниясе, Минзәлә өязе, Югары Баграж авылында туа. Әтисе Трофим Тарасов һәм әнисе Татьяна Ефимовна яңа туган сабыйларын 17 нче июньдә авылның Троица чиркәүендә чукындыралар. Мануилның чукындырылганнан соң үрсәтисе авыл крестьяны Игнатий Николаевич, ә үрсәнәсе Евдокия Ефимовна (әнисенең сеңлесе) була. Чукындыруны священник Иосиф Павлов башкара. Бу турыда псаломщик Евгений Бабин чиркәү кенәгәсендә язып калдыра.
Тарасов Мануил күпне күргән кеше. Ул патша чорында туа, беренче бөтендөнья сугышы кайгыларын авылдашлары белән кичерә, Октябрь революциясе вакыйгалары да кичә аның башыннан. Ә менә, 1919 елны, илдә барган гражданнар сугышы аның күңелендә һәм тәнендә авыр яра калдыра.
1919 елның апрель башларында туган авылы Югары Багражга, Минзәлә ягыннан килгән аклар отряды керә һәм үз тәртипләрен сала. Бер айга якын авыл халкы аклар кулы астында була. Алар хуҗалыкларның мал-туарларын, икмәкләрен, яхшы атларын талап, кешеләрне кулга алып, кыйнап, тукмап сорау алулар алып баралар. Ул вакытта Мануил Трофимовичка 18 яшь була. Яшь егет буларак, ул да кулга алына, сорау вакытында бик каты кыйнала. Фотога игътибар итсәгез, аның сул күзе йомык икәнен күрергә була. Менә бу, нәкъ шул сорау алуларның җәрәхәте, аклар аны каты кыйнап күзен чыгара.
1920 елда барган холера эпидемиясеннән һәм 1921 нче елгы ачлыктан авылдашлары күпләп үлүен дә күрергә туры килә аңа. Ачлыкны да үзе аша кичерә.
1926 елны Югары Баграждан утызлап хуҗалык яңа җирләр үзләштерергә китәләр. Алар Кече Баграж (Никкүчтем) авылына нигез салалар һәм колхозлашу чорында Марс колхозы оештыралар. Шул хуҗалыклар белән бергә авылдан Тарасов Мануил да китеп бара.
1941 елны Зәй район военкоматы аша сугышка алына. Ленинград фронтында барган сугышларда катнаша. 1945 елны сугыш тәмамлангач, исән-сау торган җиренә кайта. Зәйдә яши, совхозда умартачы булып эшли.
(М.В. Тукранов архивыннан)