Анна апа оныклары Лилия һәм Юлия беләнТарасова Анна Петровна 1927 елның 14 июнендә Кызыл-Йолдызрайоны (хәзерге Мамадыш районы) Зур Арташ авылында, гаиләдә икенчебала булып туа. Анна Петровна үз авылында 4 класс белем ала. Алга табаукуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Үсмер чаклары авыр сугышелларына туры килә. Илебездә Бөек Ватан сугышы башлана. Аның әтисен1941 елның июль аенда Саба районы Лесхоз урман хуҗалыгына кумербазына эшкә җибәрәләр. Анна Петровна әти-әниләре белән бергә Лесхоз бистәсенә күчеп китә.
Яшь булуына карамастан ул олылар белән бергәкумер базында эшли: бер метрлы бүрәнәләрнеәрдәнәгә өеп, яндырып – фронтка двигательләргә
кумер әзерли.Анна Петровна сугыштан соң үзенең хезмәтюлын Лесхоз урман хуҗалыгында дәвам итә.1951 елның 20 маенда Кукмара районының
Сардаусь авылының егетенә Яковлев ПавелГригорьевичка кияүгә чыга. 1960 елдан ул өчкызын бер узе үстерә. Анна Петровна Лесхоз урман хуҗалыгында эшләп1982 елда лаеклы ялга чыга. Эшләү дәверендә бик күп мактау кәгазьләре һәмграмоталар белән бүләкләнә.
Кызы Лидия тәрбиясендә яшәп Анна Петровна 2001елның 16 июлендә вафат булган. Ул Лесхоз бистәсенеңиске зиратында җирләнгән.
Хезмәтен югары бәяләп “Хезмәт ветераны” исеме, “БөекҖиңүгә 30 ел”, “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”медальләре белән бүләкләнә.