1929 елда ТР Бондюг районы Рус Сарсазы авылында туган. Сугыш башланганда аңа 12 яшь тулды. Шул вакыттан аның эш тормышы башланды да инде. Колхозда терлекче булып, сугыштан соң да алдынгы хезмәткәр булып эшли. Югары күрсәткечләр өчен Ленин орденнары, Кызыл Байрак хезмәт орденнары, ВДНХ көмеш медале, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.