Тимерханова Наҗия 1915 елның 19 мартында Сабабаш авылында Гәрәй
белән Хәдиянең 10 баласы булып дөньяга килә. Күп балалы гаилә,
тормышлары авыр була. Кечкенәдән эшләп үсәләр. Ул чорда кызларны
укытмаганнар. Уз тырышлыгы белән качып гарәп телендә укырга, язарга
өйрәнгән. Шул ук вакытта укуның кирәклеген белгән.
Наҗия апага 12 яшь, энесенә 9 яшь булганда әтиләре
Свердловскийга алып чыгып киткән. Бер бай гайләсендә бала карарга
калдырган. Бала караганда тегергә өйрәнгән. 3-4 ел бала карап яшәгән.
Аннары Казанга кайтып тегү фабрикасында эшләгән. Шунда эшләгәндә
сугыш башланган. Бик авыр вакытлар булган. Урман кисәргә, окоп казырга
да алып киткәннәр, анда айлар буе торып кайтканнар. Ул сугыш елларында
сабага кайтып буфетта сатучы булып эшли башлаган. Буфетта эшләгәндә
НКВД кешеләре килеп: “Кем нәрсә сөйләсә, шуны безгә җиткереп торырсың,
буфетка кеше күп йөри, син тыңла,” – дигәннәр. Наҗия апа кеше эләкләп
йөри алмыйм дигәч, ябып куеп тотканнар. Аннары Саба буфетыннан
Килдебәк авылына кибетче итеп җибәргәннәр. 1945 елда Килдебәк авылында
эшләвен дәвам итә. Тылда эшләгән хезмәтләре өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”,
“Бөек Җиңүгә 55 ел” медальләре белән бүләкләнә. Анда берничә ел эшләгәч
Каенсарга буфетка киткән. Буфетта эшләгәндә әти белән танышып 1947 елда
кияүгә чыккан һәм Лесхода тормыш корып яши башлаганнар. 4 балалары
булган – 2 малай, 2 кыз. Олы кызлары яшь ярымда кызамык белән үлгән. Ире
белән икесе тырышып яшәп ятканда тагын бер олы кайгылы хәсрәт була.
1957 елның көзендә ире үлә. Әнинең җилкәсендә өч бала кала. Бик тырышыпбалаларын үстерә. Ул балалар бакчасында бала караучы булып эшләп лаеклы
ялга чыга. Ул үзенең эшен намус белән башкарган, эшендә бик яратканнар,
хөрмәт иткәннәр. Наҗия апаның сабырлыгы олы булган, бөтен авырлыкны
үзе күтәргән. Үзенең өч баласына да югары белем бирүдә бөтен көчен
куйган. Ялга чыккач та тик ятмаган. Балаларын олы тормыш юлына
бастырыр өчен ипи пешерү котельныена ягучы булып эшкә кереп эшләгән.
Ул бик күп хәсрәт күрә, 1975 елда 21 яшьлек малаен машина бәреп
үтерә. Наҗия апа шундый хәсрәтне бик авыр кичерә. Еллар үткән саен оныта
алмый. 1979 елны Тимерханов Вакил абыйга димлиләр, аның да хатыны
үлгән була, шуңа кияүгә чыгып алар бергә 19 ел яшиләр.Ул сугыш ветеранын
карап, тәрбияләп соңгы юлга озата. Картлык көнен үзенең малаенда яшәп,
92нче яшендә дөнья куя һәм Лесхоз бистәсе яңа зиратында җирләнә. Наҗия
апаның тырышлыгы, уңганлыгы, ярдәмчелеге, сабырлыгы балаларына
бугенге көнгә хәтле үрнәк булып тора.
“Безне чын кеше итеп дөрес юлга бастырганга без әнигә бик зур
рәхмәтле”, – ди кызы Фәния апа.