Төхвәтуллин Шәрифулла 1931 елның 20 январендә Саба районы Олы Арташ (Җамбай) авылында икенче бала булып дөньяга килгән.
Ул Олы Арташ мәктәбенең башлангыч сыйныфында белем ала. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. Әтисе 1943 елда Ленинград өчен барган сугышларда үлеп кала. Әтисенең үлгән хәбәре килгәннән соң, 1943 елда әнисе дә авырып үлә. Шәрифулла апасы Гөлмәдинә белән ятим кала. Авырлыкны күргән Шәрифулла бервакытта да зарланмый.1953 елда Шәрифулла Нурания белән гаилә кора. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. Егерме җиде ел Саба Леспромхозында урманчы-моторист булып эшли.
Төхвәтуллин Шәрифулла Төхвәт улы тырыш хезмәтләре өчен“Бөек Җиңүгә 50 ел”, ”Хезмәт ветераны” медальләре һәм “Социалистик ярышта җиңүче” таныклыгы белән бүләкләнә.2004 елның 23 январендә көчле авырудан соң вафат була. Лесхоз бистәсенең иске зиратына күмелгән.