Вәлиша Мөбәрәкшевич 1925 нче елның 28 нче ноябренда Мамадыш районы Түбән Ушмы авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән.Алар гаиләдә ике кыз ике малай була.Сигез яше тулгач, әтисе белән әнисе аны авыл мәктәбенең беренче классына укырга бирәләр. 1938 нче елны биш класс укыганнан соң, башка иптәшләре белән бергә колхозда эшли башлый.Азрак төрле эшләрдә йөргәннән соң, колхоз председателе аның тырыш һәм намус белән эшләгәнен күреп, ат җигеп эшләргә куша. Бу вакытта сугышның өченче елы барганчак... ВӘЛИШӘ МӨБӘРӘКШИННЕН әтисе Мөбәрәкшин Мөбәрәкша Файрукшевич сугыш вакытында бик каты яраланып һәлак булган. Аның үлүе турында “кара хат” килеп, озак та үтми, Вәлишага да 1943 нче елның 1 нче гыйнварында повестка килә. Башта аларны Мамадыш шәһәреннән Казанга алып баралар.Аннан эшелонга төяп Горький шәһәренә алып китәләр.Горький шәһәрендә күпмедер торганнан соң, аларны кире Казанга кайтаралар.Алардан бер полк оештырып, өч ай буе хәрби өйрәнүләр үткәрәләр. Аннан соң присяга кабул итәләр. Берничә көннән аларны яңадан эшелонга төяп, 2 нче Украина фронты составында сугышка чыгарып җибәрәләр...ВӘЛИШӘ МӨБӘРӘКШИНГӘ бик күп җирләрне азат итәргә туры килә. 1945нче елның апрелендә Чехословакия җирен азат иткәндә, ул көчле бомбёжкага эләгә һәм яңак сөягенә осколко кыйпылчыгы тиеп, аңын югалта.Аңа Чехословакиядә 9 ай госпитальдә дәваланырга туры килә. Дүрт тапкыр операция ясыйлар. 1946 елны аларны эшелонга төяп Советлар Союзынының Саратов шәһәренә кайтаралар. Саратов шәһәрендә бер ай чамасы тотканнан соң, 1946 елның 26 февралендә демобилизацияләнә. Ул сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 2 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, һәм ”Германияне җиңгән өчен,” ”Жуков“ медальләре белән бүләкләнә. Аңа шулай ук Бөек Җиңүнең 20,30,40,50,55,60,70 еллыгы юбилей медальләре тапшырыла. Сугыштан соң ВӘЛИШӘ МӨБӘРӘКШИН ,Мамадыш районының “Кызыл Флаг” колхозында иң мактаулы бригадир булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Шулай ук, авыл хуҗалыгы үсешенә куйган хезмәте өчен берничә тапкыр “ВДНХ СССР”ның бронза һәм “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә.Алар Фатыйма апа белән матур гаилә корып, 10 бала үстерәләр. 2018 елнын 18 гыйнварында Вәлишә абы үлә.