Габдуллина Мәүлия Камал кызы – Зирекледә чираттагы юбиляр
Зирекледә өлкән яшьтәге кешеләрнең чираттагы юбиляры- Мәүлия апа Габдуллина (Камалова). Ул 1929 елның 29 декабрендә Хөснетдинов Камал (1884-21.05.1945) белән Мәгузә Мөхәммәдвәли кызы (20.01.11897-23.04.1946) гаиләсендә абыйлары Госман (1920), Мингали (1924), Минхәйдәр (1927) дән соң дөньяга килә. Үзеннән соң тагын өч сеңел туа : Зөлхәбирә (1932-25.02.2000), Зөләйха (1936-1947), Җәмниса (1938-1940). Абыйлары Госман Бөек Ватан сугышында1943 елның маенда һәлак була, “Сугыш өткән еллар”, 144 бит:
Хөснетдинов Госман Камалович
(1920 - май, 1943)
11.10.1940 - действительный хезмәткә алына һәм шуннан сугышка ялганып китә.
Хәтер китабында бар, т.18, 383 бит, кр-ц.
М.Черепанов исемлегендә: оп. 977520 (ЦАМО)
Похоронкасында: 1943 елның маенда хәбәрсез югала. Хәтер китабында исеме Усман дип бирелгән.
Әтисе - Камалетдин Хөснетдин (1889 - 21.5.1945)
Әнисе - Мәүгыйзә Мөхәммәдгали Мөхәммәдвәли (20.1.1897 - 1946)
Бертуганнары: Камалов Мингали (1924-1989), Мәүлия Габдуллина (1929), Зөлхәбирә Вафина (1932-25.2.2000), Җәмниса (1938 - 1940), Камалов Минхәйдәр (1927-1986) - шахтер. Беренче нигезләре бүген Нуруллин Госман яши торган, авылның иң кырыендагы урын булган. Ләкин язын су баскач, аннан бүген Камалов Минзакир яши торган нигезгә күченгәннәр.
шул ук елны 16 яшьлек Минхәйдәр абыйлары ФЗӨ гә алына.
“Сугыш өткән еллар”, 144 бит:
“Баштан ФЗӨгә алынды, аннан Кемерово өлкәсенең Осинники шәһәрендә һәм башка шәһәрләрдә шахтада эшләде. Шунда җирләнде дә”.
“Мин мәктәптә гел бишлегә укыдым. 1938-1945 елларда, иң авыр, иң юклык заманнарда, каләмне каен себеркесенең ботакчыгына яулык кырыеннан җеп алып, чорнап, кырымны суга бутап, язу карасы ясап, ай яктысында дәрес хәзерли идек. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, директор Ильяс абый миңа укуны дәвам итәргә - арифметика яки әдәбият буенча укытучы, яисә сәнгать әһеле булырга тәкъдим итте ”, - дип сөйли ул .
Ләкин 1945 елда әтисе , бер елдан соң әнисе бакыйлыкка күчкән Мәүлия апага уку насыйп булмый. Олы абыйлары Мингали (1924 елгы) тәрбиясендә, шулай итеп, өч кыз - сеңлесе Зөлхәбирә, Зөләйха һәм Мәүлия калалар. 10 яшендә сеңелләре Зөләйха да авырып, үлеп китә. Мингали абыйлары 1947 елда уңган, тәүфиклы Зәйтүнәне килен итеп алып кайта. Зәйтүнә апа кызларны әниләре кебек кадерләп тота. “Безне кияүгә биргәндә миңа да, сеңелемә дә 5 әр эскәтер сугып бирде, әле кияүгә киткәч тә, күлмәкләр тегеп китерә иде, хәтта паласлар да сугып бирде”,- дип яратып искә ала җиңгәсен Мәүлия апа. М.Газыймовның “Зиреклем тамырлары” китабыннан, 133 бит:
Камалов Мингали Камалетдин улы (1924-1989)
Колхоз атларын караучы
« Кичуй « колхозының атлар абзары (без аны конный двор дип атый идек),табигатьнең матур бер җирендә урнашкан: якында гына Кичү елгасы ага, әрәмәлек . Шунда әти 58 яшенә хәтле хезмәт итте. Менә үзем дә хәзер пенсиягә чыктым . Уйланырга вакыт күп . Әтинең ничек итеп атлар каравын, атлар карау авыр хезмәт булуын хәзер бик яхшы аңлыйм. Ул вакытларда( колхоз рәисе Шәйдуллин Хәбибулла Кәлимуллович, зоотехник Кадыйров Камил абый, Минабетдинов Фатыйх бабай) иртән сәгать 3 кә 4 нче яртыга атны җигеп колхоз идарәсенә менгереп бирергә иде.Аның тәрбиясендә 22 айгыр, 68 ат, айгырлар эчке якта клеткаларда тора, 2-3 чиләк су һәрберсенә коедан тартып, чиләкне күтәреп һәрберсен эчереп чыгасың, 68 чиләк су кирәк була. Ә тышта 46 атны ничек эчереп бетергәндер ул, башыма сыймый. Һәр көнне 2-3 мәртәбә шул ук эш. Әтиебез караган атлар тирә-якта дан тоттылар. Мәсәлән : 1974 елда олы абыебыз Госман Казанда ат узышында 1 нче урынны алды. Шулай ук Түбән Кама районында, Тубылгы Тауда, күп авылларда абыйларым Госман, Нургали әти үстергән атлар белән узышып, гел 1 нче урыннарны алып кайтты. Әтиебез бөтен көчен , бөтен тырышлыгын шушы атлар өчен бирде. Үз балалары кебек якын күрә иде аларны. Бигрәк тә бер хатирә шул хәтле уелып калган минем күңелдә. Кышның чатнама суыгы, январь ае. Ул вакытта саламны, печәнне кырдан кышкы чаналар белән кайтара иделәр. Кичке якта сәгать 8 ләрдә тракторист өйгә керде дә: “Мингали абый, дубырга салам кайтардым, иртәгә хәтле арбаны бушат, иртә миңа 5 тән торып тагын китәргә”. Әти утырды да : “нәрсә эшлим инде, хәзерге вакытта каян кеше табыйм? ”,- ди. Мин 8 нче класста укыйм. Әти, беркемне дә эзләмә, әйдә икәү киттек, бушатырбыз әле,- дидем. Әти белән икәүләп сәгать төнге икедә бушатып бетердек. Шушы атларга печәнне дә әти җәен үзе әзерли иде.
Әлбәттә, әтигә ул эшләрендә төп терәк әниебез булды. Алар икесе дә шул хәтле сабыр кешеләр иде. Мин, өйдә әти- әнинең хәтта сүз куертканнарын бер дә хәтерләмим.
Әтигә 17 яшь тулганда Бөек Ватан сугышына башланган. Әти эшкә мобилизацияләнә. Ул вакытта ничек эшләгәннәрен сөйләгәне хәтердә: “Подвал кебек здание, аска төшерәләр, без эшкә тотына идек, бинаның бер тәрәзәсе дә юк . Дөрес, ашарга ипи бирәләр иде. Күбесе шул ипине ашап сукырайды, күбенде”. Әти дә сукырайган. Аны Зирекле остановкасына хәтле китерәләр дә, үзләре борылып китәләр. Әби мәдәк белән (кул арбасы) әтине менеп ала. Кәҗә сөте эчерә, әтинең күзләре күрә башлый. 1946 елда әби үлә. Әти өч ятим сөңлесе, 1 энесе белән кала. Энесе Минхәйдәр абый Кемерово шәһәренә китеп шахтер булып урнаша, Зөләйха исемле сөңлесе 1947 елда чирләп үлә. Ике сеңлесе- Вафина Зөлхәбирә, Габдуллина Мәүлия апалар. Бүгенгесе көндә Зөлхәбирә апабыз арабызда юк инде. Алар: әти, әни, 2 апа матур, дус булып яшәделәр, күпләргә үрнәк булдылар.
Әтинең 8 баласы булып: Зәкия (1947-2010), Госман (1949), Әминә (1951),Нургали (1953), Әлфия (1955), Зөләйха (1960), Гүзәлия (1962), Минзакир (1964) һәрберсе үзе теләгән профессияны сайлап, бүгенге көндә дә тырыш хезмәт куялар. Безнең барыбызга да үрнәк булган әти- әниләребезнең урыннары оҗмахта булсын.
Әнинең тагын бер сөйләгәне исемә төшә дә, тәннәрем чымырдап китә.”Сугыш вакытында тоз ташый идек, ди. Әни 1926 елгы. Димәк, 15 яшьлек кыз бала булган. Атлар белән тозны Чистайга алып барганда Шушма елгасыннан чыкканда капчыкларны җилкәгә күтәреп ташый идек, аннары атларны чыгара идек”,- ди.
кызы Фәттахова Зөләйха язмасыннан
29.06.2016
“9 яшемнән хезмәт юлым башланды. Җәен, әниләр белән кырга утауга йөргәндә, безгә ярты сутый, әниләргә бер сутый җир бүлеп бирә иделәр. Үсә төшкәч, әниләр белән уракка йөри башладык, үсмер чакта, бригада кызлары белән колхозның печән кыры - Саука Аланында Галимов Зәкәрия абзый печән чабарга өйрәтте. Безнең печән покослары тауның башыннан Кичү елгасына кадәр сузыла иде. Ул болындагы искиткеч матур чәчәкләрнең саны 40 ка тула иде, үзебез үргән эшләпә кырыена шуларның 40 сын да тезә идек. Ә ашарга яраклы үләннәр 12 төрле иде. Шул үләннәрне ашап, салкын кизләүнең шифалы суын эчеп эшләдек, ачлы-туклы сугыш елларында исән-сау калдык. Кибәнне очлап бетермичә өйгә кайту юк, төнге 10-11 ләр җитә иде. Минем белән бергә эшләп үскән бригада кызлары Салахова Мөнирә (1932), Салахова Мәрьям (1929), Сәлимханова Разия (1929) бүген балалары тәрбиясендә көн күрәләр, ә Биктимерова Җөмһүрия (1927-2009), Фәттахова Миннеруй (1928-2018), Вафина Сания (1927-2013), Хәлиуллина Зәйнәп (1925-2015) инде бакыйлыкка күчтеләр.
Күмәк хуҗалыкта эшләгәндә, 1948 елда яз көне Кадыйров Харис һәм Галимов Зәкәрия абыйлар җитәкчелегендә ике тапкыр җәяүләп, көянтәләр асып, урман аша Оша авылына каен орлыгы алырга бардык. Ашарга юк. (Колхоз хезмәт көненә биргән икмәкнең яртысы алабута орлыгыннан тора – кап-кара, ашарлык түгел иде). Юлыбыз Красная Зорька авылы аша үтә. Безнең авылдашлар да анда эшли иде. Безнең хәлгә кереп, учакта бәрәңге пешереп, берәр бәрәңге бирделәр. Ул бәрәңгенең тәмлелеге – әйтерсең лә бер савыт ит ашаттылар! Шул каен орлыкларыннан каен полосалары утырттык. Колхоз бригадасында эшләү вакытында колхоз делянкасында 4 кыз урман кистек. Бергә урман кисүдә эшләгән иптәшем, сыйныфташым, якын дустым - Зарипова Зәйнәп эле бүген дә исән. Ачлы-туклы яшәсәк тә, күңелле яшәдек. Мәҗлесләрдә мине гел башлап җырлаучы ясыйлар иде.
Сугыш елларындагы фидакарь хезмәтләребез өчен хөкүмәт безне 1948 елның 18 мартында “За доблестный труд в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг.” медале белән бүләкләде.
1951-1952 елларда иптәш кызлар белән Балахнага торф чыгару эшенә киттек. Җиткән кызларга киенергә, тормыш корырга кирәк-ярак алырга акча юнәттек шулай.
1953 нче елда 13 мартта авылдашым Габдуллин Габдрәшит белән гаилә кордык. Иремнең әнисе Тәскирә Зәйдехан кызы (1910- 2005) белән 53 ел бик тату яшәдек, ирем вафатыннан соң да 22 ел кайнанамны тәрбияләп тордым. Балаларыбыз Илгизәр (1955), Ринат (1957), Резидә (1960), Газинур (1962), Фәнил (1964)не тәрбияләү-үстерешүдә ул безгә төп таяныч булды. Чөнки без -колхоз эшендә. Габдрәшит тракторчы да булды, район милиция бүлегендә дә 4 еллап эшләде. Гармунда бик оста уйнап җырлый иде. Тик яшьли китте шул – 52 дә генә иде...
1953 елда сеңелем Зөлхәбирә белән дуңгыз фермасында эшли башладык. Анда 20 ел тырышып эшләдем. Шуннан сарык фермасына күчтем һәм анда 12 ел эшләдем. Гомеремдә дә бер көн дә ял алмадым.
Балаларыбыз бик эшчән, тәртипле булып үстеләр. Йөзебезгә беркайчан кызыллык китермәделәр. Өйдән бер кашык та алмыйча, укып, эшләп, үз тормышларын кордылар. Фатирлар алдылар, өйләр төзеделәр. Киленнәрем дә бик әйбәтләр, уңганнар.”- дип тормышын бәян итте Мәүлия апа.
Бүгенге көндә ул дүрт малае һәм кияве үз куллары белән төзеп биргән ике катлы таш йортында гомер кичерә. Балалары- оныклары белән атна саен күрешеп тора, тәмле ризыклары белән сыйлый. Онык-оныкчыкларының фотолары артына “Бу минем матур улкаем – оныгымның улы. Бәхетле бул, яхшы укы”, дип, һәрберсенә матур теләкләр теләп язулар язып куйган. Балалары шәһәргә үз яннарында торырга чакырганда ул: “Кайчан ризыгым тартып китерер- шунда күченермен”, -дип җаваплый. Әле бүген дә ул төсле йон шәлләрдән җеп сүтеп, күз явын алырлык бизәкләр белән мендәрчекләргә тышлар чигә, шул арада 10 оныгы, 13 оныкчыгына оекбашлар бәйләү өчен 10 киләп җеп тә эрләп куйган. Өе дә ялт итеп, көлеп тора. Телевизор да карый, “Юлдаш” гәҗитен дә, дини календарьлар да укый, намазларын да калдырмый. Җитезлегенә, шаянлыгына күз тимәсен, гомер юлындагы хатирәләрне сөйләгәндә, кайбер вакыйгаларга шунда ук такмак чыгарып, әйтеп тә куя.
Безне дә ишектән
Яшь гомерләр үтеп китә
Әкрен искән җил кебек
Ул узадыр, мин сүнәмен
Күктәге йолдыз кебек.
Бүген минем туган көнем
Юлларыма нурлар сибелсен.
Киләчәкнең алсу таңы миңа
Гомерлеккә бәхет китерсен, - дип озатып калды