Фәсхетдинов Гатаулла Фәсхетдинович
(14.12.1893-21.6.1948)
Гражданнар сугышында да катнаша. Бөек Ватан сугышында 19.8.1942 хезмәт армиясенә алына. 1946 елның 21 июнендә дем-нә. Кичү елгасын буып, электростанция төзегәндә, башы белән субай өстенә егылып төшеп, һәлак була.
Колхозда кассир да булып эшли. Халык кассирны бозып “Кастер” дип әйтә башлый. Шулай итеп, Гатаулла бабай “Кастер Гататулласына” әйләнә.
Әтисе - Фәсхетдин (1831 - ?) Хисмәтулла (икенче язуда Хисаметдин) Рәхмәтулла (1778 - ?)
Әнисе - Латыйфә Төхфәтулла
Хатыны - Миңнесылу (1900-1992) Гатаулла кызы.
Балалары: Мәрьям Төхфәтуллина (1925), Әлмәттә.
Гатаулла абыйның бертуганнары - Лотфулла (8.07.1900 - ?), Гыймадетдин (1852 - ?) Мингатин Нәҗип абый әтисе; Хөснетдин (1857-?) Хөснетдинов Нуретдин абый әтисе.
Бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче кызы Мәрьям Төхфәтуллина (Фәсхетдинова) истәлекләреннән:
Әти яшь вакытта Өргәнче побының кучеры булган. Ул өйләнгәч, әтисе Фәсхетдин бабай аны аерып чыгара. Поп әтигә өй салу өчен мунчасын бирә. Аны Зиреклегә күчереп, өй итеп торгызалар. Ишеге урам ягында кала. Аннан соң Зирекледә урнашкан волость үзәгендә дә эшләүчеләргә кучер хезмәте күрсәткән. Әтинең 3 аты булган. Мин кечкенә чакта аның Хәмәтгариф исемле ат караучысы да бар иде. Кышын кашофкада (кощёвка), җәен кыңгыраулар таккан тарантаста йөртә иде.
30 елларда раскулачить итә башлагач, атларын сата да, әти читкә чыгып китә. Мин 5 класска күчкәч кенә авылга кайта. Авылга кайтып, 5 класска (бер авыз сүз татарча белмәгән килеш) укырга кердем. Ул чакта Чернов абый география укыта иде. Беренче миннән көньяк белән төньякны күрсәтүемне сорады. Мин аңламыйм. Класста балалар: “Абый, абый! Ул бит татарча белми”, - дип кычкырганнарын хәтерлим. Бик авырлык белән генә татар кызына әйләндем.
1941 елны 8 класс бетердем.
Исәбем артист булу иде. Яхшы җырлый идем. Ниндидер район конкурсында беренчелекне алып, хәтерлим, күлмәк бирделәр. Кая ул Казанга бару!
1941 елны мине 18 яшемдә Әдәмсәгә укытучы итеп җибәрделәр. 1942 елны Бакташ мәктәбенә күчерделәр һәм 1945 елга кадәр анда үзем генә укыттым. Шул елларны колхоз счетоводы да булып эшләдем. Колхозчылар ачка үлмәсен дип, яшерен ведомость белән икмәк бирә идек. Колхоз председателе Сафиулла абый иде. Зирекледән Бакташка хәер сорашырга киләләр. Бакташ халкы үзләре ипи ашагач, “Зирекле хәерчеләре килә”, - дип мыскыл итәләр иде. Ипи бирү турында берсе уполминзаг агентына әйткән бит яшерен ведомость белән ипи бирәләр дип. Килеп тикшерделәр. Ведомостьларны итек балтырына яшереп өлгермәсәм, төрмәдә утыра идем. Тикшерүче үзе дә: “Бәхетең, тапмадым, мин сине төрмәгә утырта идем”,- диде. Менә болар бар да дөрес.
Безнең яшьлек елларыбыз бик кызык үтте.
Ул вакытта мәктәп директоры читтән килгән Габбасов абый иде. Аның хатыны Суфия апа безне концертлар куярга өйрәтте. Без күп спектакльләр куйдык. Мин һәр спектакльнең баш рольләрендә уйнадым. Мәсәлән, “Хәмдия”не куйдык. Нәҗип абый Бакый булды, Гаяз суфлер иде. Тирә-як авылларга чыгып йөрдек. “Галиябану”да мин Галиябану булдым, Яруллин Низам абый - Исмәгыйль, Хәлил - читтән килгән укытучы Миңнегулов Хәлим, Бәдри карт - Әбүзәр абый булды. Зирекле мәктәбенә минем күп көчем керде, ләкин яклаучым булмагач, мине күрүче генә булмады.
Тирә-як авыллардан килгән укытучыларга ачык дәрес үткәрүне миңа еш йөкләделәр. Бервакытны 17 кеше кереп утырды дәрескә (ул вакытта Нуруллина Рәзинәләрне укыта идем): зав. РОНО, Казаннан инспектор Саламаева, читтән килгән директорлар. Анда да югалып калмадым. Яңа программа чыкты, анда да “Мәрьям, син генә булдырасың”, - дип, Ильяс абый миңа тапшырды. Аннан соң балалар рус теленнән надан кала бит дип, башлангычта рус телен бирделәр. 30 сәгать йөкләделәр. Болар бар да онытылды. Мин эшләгән эшләр башкалар хезмәтенә әйләнде.
Мәрьям Мингалиевна белән икебезгә РОНО ТАССР ның атказанган укытучысы исеменә документлар әзерләде. Ачык дәресләр бирдек. Төне буе документлар әзерләдек. Нәҗип абыйның почеркы матур иде. Ул бөтен документларны язды. Райкомга раслатырга бардык. Ул раслады. Шуның белән вәссәлам булды. Документлар Казанга барып җитмәде.