Хөсәенов Миңневәли Хөсәенович
(1895 - 1971)
1915 нче елны Чистайдан 1 Бөтендөнья сугышына алына, ләкин яраксыз дип табыла. Ләкин шулай да гражданнар сугышына моб-нә. Бөек Ватан сугышында 6.6.1942 хезмәт армиясенә алына. 1945 елның ноябрендә 2 нче группа хезмәт инвалиды буларак дем - нә. Дөрес, 1942 елның 15 июлендә 25 нче артполкта рядовой буларак беркетелә, шунда ук хәрби ант кабул итә. Кызылармеец книжкасында мондый билге бар: « Мобилизован Горьковским пересыльным пунктом для работы в промышленности УАКБ». 1944 елның 11 нче ноябрендә Мәскәү өлкәсенең Мытищи РВК ы кызылармеец книжкасы бирә.
1945 елның 21 ноябрендә «Снят с учета по выбытию в Тат. АССР» диелгән. Яңа Чишмә ОРВК ы 1945 елның 27 ноябрендә «Принят на учет» диеп штамп суга. 1948 елның 26 февралендә «В связи с достижением предельного возраста» дип, тулысынча хәрби учеттан төшерелгән.
Метрика язуындагы исеме дә Минвәли түгел, Госман дип бирелгән (1.7.1895)
Әтисе - Хөсәен Габделулла
Әнисе - Мәгъфирә Мөхәммәдкәрим
Хатыны - Сәхибҗамал (1889 - 1976), Хөснулла Зәйнулла һәм Хөснеҗамал Сафа кызы.
Миңневәли бабай һәр эшкә дә оста иде.
Халыкка мичләр чыгарды, аркан-бау иште, пыяла кисеп, пыяла куйды, хатын-кызларга көянтәләр, комган һәм калайдан башка кирәкле җиһазлар эшләп бирде.
Авыл халкы аны яратып “Песәй Минвәлие”, “Пести Минвәлие” дип атады, беренчедән, кечкенә булса, икенчедән, ятимлектә үскән, тамагын туйдырыр өчен песи кебек кенә килеп, ераккарак җыеп куйганнарга да кул тидергәләгән.
Тамак тәмугка керткән шул.
Сәхибҗамал әбигә йортка кергән. Аның беренче иреннән Мотыйгуллин Вәлиулла (1920-1976) улы үскән.
Минвәли бабай белән Сәхибҗамал әби балалары: Мөшәрәфә Хисаметдинова (1925-1984), Разия Сәлимханова (1929), Хөсәенов Солтан (1932) Ленинградта яши.
Төп нигезләрендә бүгенге көндә Сраҗиевлар - Гөлсәрия һәм Сәлимҗан гаиләсе яши.
Урамдагы сиртмәле коелары озак еллар халыкка, Коммунизм урамына хезмәт итте.