Газизов (Сабиров) Хәбибулла Газизович
(21.6.1899 - 1946)
Гражданнар сугышында Колчакка каршы авылдашы Мөхтәсипов Шаһәхмәд (Шаһиәхмәд 1.1.1899-12.1941) белән Чапаев дивизиясендә сугыша. Бөек Ватан сугышына 16.11.1942 алына. Казанда порох заводында эшли. Аннан имгәнеп, кабыргалары сынып, үпкә авыруы белән 1945 тә дем-нә.
Кайтуга озак та тормый, 1945 нең 31 декабрендә вафат була. Яңа ел көнне, 1 нче январьда җирләнә.
Әтисе - Габделгазиз Габделсабир улы, Кәбир (Шакир Таһирович бабасы), Каюм (“Бати Харисы” әтисе), Кадыйр (“Пампил Исмәгыйле”) белән бертуган.
Әнисе - Бәдрелниса Әхмәдшаһ.
1 нче хатыны - Шәфигулла Хәмидулла һәм Маһирә Миңнегол кызы (Шәфигуллин Нурулла сеңлесе). Балалары булмый.
2 нче хатыны - Гарифә, ире Мостафа үлгәч, Хәбибуллага улы Талип белән килә. Гарифә игезәк кыз бала Нуридә Кадыйрованы һәм Мөнирәне таба. Мөнирә дә, әнисе Гарифә дә вафат була.
Гарифә Абдулвәли уллары Хәмәтҗан һәм Хәмәтвәли белән бертуган.
3 нче хатыны - Мөхтәсип кызы Миңнебәян (1904-30.1.1981). Шаһиәхмәт, Кәримә, Салиха, Габдулла белән бертуган.
1931 нче елны Сәмигулла уллары туа. Баштан Газизов, аннан Хәбибуллин фамилиясендә булды. Халык “Хрущев” кушаматын такты. Башка балалары яшьли вафат була: Рифкат (1933-1935), Кадрия (1936-1944), Габдулла (1939), Минзакир (1940).
Хәбибулла абый колхозда, яшелчә бакчасында каравылчы булып эшли, балык тотарга ярата. “Мин кечкенә, үземне хәтерли башлаганда, әти зур балык тотып кайтты, - дип искә төшерде Сәмигулла абый. Балыкны сәкегә сузып салдылар. Кара, кара, малаеңнан да зур бит, диештеләр. Балык әле тере иде, койрыгы белән әтинең аягына да сукты”.
(Улы Сәмигулла Хәбибуллин истәлекләре файдаланылды. 10.1.2010)