Тухватуллина Халидә Әхмәтгата кызы 1932нче елның 15нче апрелендә Югары Әлморза авылында туган. Халидә апа ишле гаиләдә үскән.Аның әнисе 12 бала тапкан, 5 сабые бала чакта ук үлгән. Ул 4 класс тәмамлаган: Мулланур авылыннан Исай, Шибашыннан Минзакир, Сания, Кәмәрҗаннар килеп укытып йөргәннәр.
Сугыш башланганда аңа бары 9 яшь кенә була. Әтисен сугышка алалар. Ашарга ризык булмый, балачагыннан ук олылар белән эшкә чыгарга туры килә. Бу авырлыкларга түзгән, алдагы тормышын тыныч булыр дип өмет иткән. Балачакның иң күңелле вакытларында колхоз кырында урак урырга, борчак, вика чабарга туры килгән.
1956нчы елда ул Гаяз абыйга кияүгә чыккан һәм 40 ел бергә тату гомер кичергәннәр.
Хәзерге көндә Халидә апа гаиләдә олы ихтирамлы кеше, балаларының таянычы, оныкларының юанычы. Аның 14 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Кыш көннәрендә Халидә апа Базарлы Матакта яшәүче Затия кызында тәрбияләнә, ә матур җәй җиткәч туган нигезенә кайта.
Халидә апа Җиңүнең 30, 40, 50, 55, 60, 65, 70 еллыклары уңаеннан күп санлы медальләр, “100-летию со дня рождения В.И.Ленина”, “За долголетний добросовестный труд”, ”Медаль материнства” медальләре белән бүләкләнгән.
(Материалы предоставлены Юхмачинским сельским поселением)
#увойнынеженскоелицо #женскоелицоПобеды #Алькеевскийрайон