Газыймов Гариф(улла) Газыймович
(23.6.1907 – 11.02.1943)
Моб.- 2.9.1941, кр-ц. Алынган яраларыннан ППГ 27 дә 11.02.1943 вафат була. Псков өлк., Усвяты р-ны, Беседино ав. җирләнә. Хәтер китабында, т18, 241 б.
Похоронкасында – Калининская обл., Вятко – Лукский р-н, Камеевский с/с, д. Беседино.
М.Черепанов исемлегендә – оп. 18001, д 711, л 180
Сугышка Сәлимов Әхмәт, Шәрипҗанов Салихҗан, Шәрифуллин Ярулла, Вәлиев Габбас белән бергә китәләр.
Интернетта – соңгы хезмәт урыны: 3 уд.Армия, заградительный отряд. Именный список ППГ 27 Приложение к № 7260 с. Исемлек 1943 елның 20 февралендә төзелгән. № 0151. Гариф 11 нче номер белән күрсәтелгән.
Әти – әнисе һәм бертуганнары энесе Газыймов Габдулланы язганда күрсәтелде.
Төп нигезләрендә Нуруллин Рәшит яши. Элек бу урында Мәзин бабайлар, ягъни Гәрәев Хатыйп гаиләсе яшәгән. Галимова Яүһәрия апа сөйләгәнчә, аларга бәрәңге чәчешергә, көзен алышырга керә торган булганнар. 1930 нчы елларда бүген оныгы Гәрәев Җәлил яши торган урынга күченгәннәр. Документлары буенча биографиясен төзесәк, Гариф Газыйм улының биографиясе болай килеп чыга.
30.11.1929 - 25.08.1930 – рабочий Ленинградского Военно – Морского госпиталя.
25.08.1930 – 1.08.1931 – обрезчик завода “Красный Путиловец” г. Ленинград
- приезжает в родное село, женится на Рахилю Нурулловну (1911 – 1990). Вместе с женой уезжает снова в Ленинград.
1.08.1931 – декабрь 1931 – грохотчик гравия Ленинградтреста «Комводнаруд»
1932 – 1933 – возвращается в село, вступает в колхоз и работает колхозником.
1933 ноябрь – 16.2.1934 – закончил 4х месячные курсы счетоводов колхозов, которые давали право работать самостоятельно.
1933 – 1937 г. счетовод колхоза «Янга – Турмыш» Новошешминского р-на (с.Ерыклы)
1936 декабрь – январь, 1937 – счетчик переписи населения 1937 г.
1937 – 20.03.1938 – закончил массовое отделение заочных курсов советского строительства при Секторе Кадров Президиума ВЦИК.
5.05.1938 – 5.07.1938 – окончил 2-х месячные курсы отделения Госбанка по переподготовке колхозных инспекторов в гор. Чистополе и направляется в Новошешминское отделение.
1938 – август 1940 – инспектор по финансированию МТС Новошешминского Госбанка.
Ноябрь 1938 – март 1939 – проходил курсы повышения квалификации.
Справка: Газымов Г.Г. - является курсантом 4х мясячных курсов инспекторов по финансированию МТС при Татарской Республиканской конторе Госбанка.
11.08.1939 – 2.12.1939 – проходил курсы инспекторов по финансированию МТС Госбанка в г.Казани.
11.11.1939 – 28.07.1940 (по профсоюзному билету) инспектор по финансированию МТС
август 1940 – 2.09.1941 до ухода на войну – работает счетоводом в колхозе «Янга Турмыш» Новошешминского р-на
2.09.1941 – уходит на войну
10.02.1943 – был ранен в районе г.Великие Луки
11.02.1943 – умер от полученных ран.
Әтием, син кайда җирләнгән?
Хәтер һәм кайгы көнендә Зирекле клубында халык алдында чыгыш ясаганда мин ике сорау бирдем: Яңа Чишмә РХК нан 264 Зирекле кешесе сугышка алынган. Без Бөек Ватан сугышында 465 Зирекле кешесе катнашкан , дип саныйбыз. Калган 201 кеше нинди хәрби комиссариат аша чакырылган? Һәлак булган 189 авылдашыбызның 150 се Республиканың Хәтер китабына кертелгән, ә калганнар белән нишләргә? Әле һәлак булган 40 кешенең генә кайда җирләнүе күрсәтелгән. Калган 149 якташыбызның каберләрен кайдан эзләргә? Эзләнү эшләре белән ныклап торып шөгыльләнерлек замандаш табылырмы? Бу шикле, әгәр табыла калса, мин бу эштә рәхәтләнеп булышыр идем.
Беренчедән, Бөек Ватан сугышы ветераннары көннән – көн азая бара. Әйтик, безнең район буенча алар 40 лап кына калып бара. Зирекледә алар бүгенгесе көндә 8 кеше. Икенчедән, бу күп кенә архивлар, музейлар, беренче чиратта ЦАМО (элеккеге СССР, РФ Оборна министрлыгының үзәк архивы, ул Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә Киров урамындагы 74 нче йортта урнашкан. Индексы 142100) район хәрби комиссариаты архивлары белән бәйле.
Әлегә без, улларым Булат һәм Алмаз белән, үзебездән башларга булдык: 1907 елда Зирекле авылында (Ерыклы) туган 1941 елның 2 сентябрендә Яңа Чишмә РХК тарафыннан чакырылган әтием (улларымның бабасы) кызылармияче Газыймов Гариф Газыйм улының каберен, һәлак булган җирен эзләргә карар кылдык.
Беренче эш итеп, әтинең кара кәгазен игътибарлап укып чыктык, ул әни исеменә 1943 елның мартында (номеры – 158) җибәрелгән. Кәгазьдә болай дип язылган: «Сезнең ирегез, Тат. АССР, Яңа Чишмә районының Ерыклы авылында туган кызылармияче Газыймов Гариф Социалистик Ватаныбыз хакына сугышларда, хәрби присягасына тугры калып, геройлык һәм батырлык күрсәтеп, яраланды һәм 1943 елның 11 февралендә алган яралардан вафат булды, һәм ул Калинин өлкәсенең В.Луки районы, Калявск авыл Советына кергән Беседино авылында җирләнде...Часть командиры». Пичәтнең язуында: «НКО СССР, Госпиталь № 27» дип язылган. Адресы күрсәтелгән: 801 нче кыр почтасы, 254 часть.
Шундый язуларны мин 1985 елны Яңа Чишмә РХК да булган 27 китаптан (барлык зиреклеләрнекен) күчереп алган идем инде.
Хәтер китабының 18 нче томын (Яңа Чишмә һәм Түбән Кама районнары буенча) ачабыз, 241 биттә болай дип язылган: «Газимов Гариф Газимович, 1907 (1908) с. Ерыклы, моб. Новошешминским РВК, кр-ц, умер от ран 11.2.1943 г. ППГ 27 зах: Псковская обл. Усвятский р-н, д. Беседино».
Иң беренче өлкәләр аерыла: кәгазьдә – Калинин өлкәсе, китапта – Псков өлкәсе. Районнар да төрле: беренчесендә Велико – Лук районы, икенчесендә – Усвят.
2007 елның 21 гыйнваренда Михаил Черепановтан (Хәтер китабының мөхәррир урынбасары, эшче төркем җитәкчесе) Яңа Чишмә районында туган, һәлак булган, хәбәрсез югалган һәм әсирлеккә эләккән кешеләрнең исемлеген алдым. Исемлектә 5470 кеше һәм бу 2007 елның 20 гыйнварына билгеле булган мәгълүматлардан алынган. Бу исемлек безнең музейда. Кызыксынучылар булса, килеп карый аласыз.
Анда әти ике тапкыр язылган: № 866. О. Газимов Гариф, м.р. Новошешминский район, моб. 4 убит 11.02.43 м. гиб. Тверская, м. гиб. Великолукский р-н, д. Белдино.
№ 866. Газыймов Гариф Газыймович, г.р. 1907, с. Ерыклы, моб. Н-Шеш. РВК, у: 11.02.1943, м. гиб. Псковская, м. гиб. Вятский р-н, д.Беседино: ППГ 27, опись: 18001, дело: 711, л: 180.
Бу язмаларда инде өченче өлкә – Тверь һәм өченче район – Вятский, авыл Белдино (Беседино) атала. Механик хата киткән дип тә уйларга мөмкин.
«О» хәрефе кызылармияче хакында мәгълүматларның район хәрби комиссариатыннан алынганлыгын белдерә, «у» умер, «ППГ» - передвижной полевой госпиталь дигән сүз. Опись 18001, дело 711, л. 180 – әти турындагы материал ЦАМО да (РФ Оборона министрлыгының үзәк архивы) бар. Өч өлкә белән нәрсә эшләргә? Тарихны өйрәнә башладык һәм 1920 – 1940 нчы елларда шәһәр Псков губернасы составына, соңрак Ленинград, Көнбатыш һәм Калинин өлкәләренә кергәнлеге ачыкланды. 1944 елның 22 августыннан алып 1957 елның 2 октябренә чаклы Великие Луки шәһәре Велколукск өлкәсенең үзәге булып торган.
Шулай итеп, 10 июльдә иртәнге сәгать 5 тә юлга кузгалдык. Кулыбызда – СНГ һәм Рәсәйнең автомобиль юллары атласы. Бу атлас безнең юлыбызда (бер ягы 1500 – 1600 км) ышанычлы ярдәмчебез, киңәшчебез һәм күрсәткечебез булып торачак.
Кичке унберенче яртыда Ржев янында идек инде. Бераз ял иткәч, тагын 1252 км юл үттек, ә Великие Лукига кадәр 300 километрга якын юл калган иде әле.
Иң беренче булып Беседино авылындагы туганнар каберлеген табарга ниятләдек. Беренче очраган великолучанлылар безгә юлның кайдалыгын аңлаттылар һәм ике туганнар каберлеген әйттеләр: берсе – ике меңнән артык сугышчы күмелгән Беседино авылында, икенчесе – Великие Луки шәһәре эчендә. Монда биш мең ярымга якын Кызыл Армия сугышчылары, җирле халык, һәрби әсирләр, подпольщиклар һәм партизаннар җирләнгән.
Тулаем алганда, Великолукск районы территориясендә һәм Великие Лукида 20 мең һәлак булган совет сугышчылары җирләнгән 33 туганнар каберлеге исәпләнә. Күпчелек торак пунктларда мемориаль комплекслар булдырылган.
Беседино авылына, күчмә госпитальгә бару юлын сорашабыз. Мондый авыл юк икән инде, калган аерым өйләрдә Великие Лукидан килгән пенсионерлар яши. Агачның иң очында үз ояларында ак ләкләкләр утыра, шуннан 50 метрлап читтәрәк агач өйдә госпиталь булган. Аны хәзер сүткәннәр, әмма урынын бик төгәл күрсәттеләр. Каберлекне тиз таптык. Бөтен җирдә җирле халык күмелгән. Туганнар каберлеге уртадарак калган, ул тимер коймалар белән әйләндереп алынган. « Г» хәрефе формасында койма буйлап ак мрамор плитәләр куелган, анда сержантларның, офицерларның, рядовойларның фамилияләре чокып язылган. Шундый 20 плитәнең өчтән ике өлешендә фамилияләр язылмаган, ягъни җирләнгән сугышчыларның исемнәре билгесез. Без дә әтиебезнең исемен тапмадык.
Һәлак булучылар һәйкәлендә – йолдызлы дүрт почмаклы пирамидада – матур чәчәкләр үсә. Без Зирекледән алып килгән кара туфракны чәчәкләр төбенә салдык, туганнар каберлегеннән сары комны – җирне музейга һәм әтинең хатыны Рәхилә Нурулла кызы каберенә дип алдык, Коръәннән сүрәләр укыдык, аларны һәлак булучылар рухына багышладык. Без – улы һәм оныклары – әтиебезнең сугышчан юлыннан үттек, бу төбәкнең урынын, рельефын, урманнарын, сазлыклы юлларын һәм куаклыкларын күрдек. Монда Чернушки авылында, Великолукск җирендә Александр Матросов үзен мәңгелек үлемсез иткән.
Беседино авылындагы туганнар каберлеге турында нинди дә булса мәгълүмат алу нияте белән без Великие Луки шәһәрендәге Советлар Союзы Герое, рядовой Александр Матросов батырлыгы истәлегенә төзелгән элеккеге комсомол – яшьләр музеена юл тоттык. Музей 1971 елның 14 августында ачылган. Музейны ачуда Псков өлкәсе һәм Великие Луки егетләре һәм кызларының тырыш хезмәте куелган. Музейны төзүдә һәм территориясен төзекләндерүдә генә шәһәр яшьләре 160000 сәгать эшләгәннәр. Инициативаны бөтен ил яшьләре хуплаган: украиннар, белоруслар, карелиялеләр һ.б. Бүгенгесе көндә комсомол музее юк, ник дисәң, комсомол үзе дә юк бит. Бар нәрсә дә җимерелеп беткәч кенә, без яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүне яңадан булдыру турында сөйләргә тырышып карыйбыз.
Әлеге музей фондлары край музеена тапшырылган, без аның директоры һәм ветераннар Советы рәисе белән очраштык, һәм үзебезнең сорауларыбызга уңай җавап ала алмагач, шәһәр хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында белешмә алдык. Монда да без Газыймов Гариф фамилиясен тапмадык. Безгә әтиебезнең үлеме турында ЦАМО дан белешмә алырга һәм аны Великие Лукидагы шәһәр хәрби комиссариатына җибәрергә киңәш иттеләр, шуннан соң гына аның исемен мемориалда мрамор плитәгә чокып язачаклар.
Великие Лукины азат итүгә 64 ел узган. Туганнар каберлегендә кемнәр (фамилияләре белән) күмелгәнлеген кемнән һәм ничек белешергә мөмкин соң? Бу сорау белән кем шөгельләнәчәк? Әлеге эш белән шөгельләнерлек бер генә тарихчы, крайны өйрәнүче, фәнни хезмәткәр, энтузиаст – фанатик табылмас микәнни соң?
Бу зур күләмле эш, тик шулай булса да, «Беркем дә онытылмады!» девизы тормышка ашарга тиештер бит.
Авыр уйларга чумып, Великие Луки шәһәреннән чыгып киттек. Бу юнәлештә великолучанлыларның башкарган зур эшләренә, әлбәттә, тап төшерәсем килми. Тик без дә бит әтиебезнең язмышы хакында белергә теләп 1600 км юл үтеп килдек һәм, кызганычка каршы, ахырына кадәр берни дә ачыклый алмадык, шуңа күрә дә күңелебездә үкенечле төер калды.
Шуларны аңлап, без Зирекле авыл халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда һәр кеше белән аерым конкрет эш итәргә тырышабыз да. Фәкать шул чакта гына без музейның уңышларын һәм авыл халкының безгә булган уңай мөнәсәбәтен күрәчәкбез һәм тоячакбыз.
Мидхәт Газыймов, «Яңа Чишмә хәбәрләре», 25.07.2007.