Шакиров Хаҗи Шакирович
(1917 - декабрь, 1944)
Шакиров Нәҗип Шакирович
(1911 - февраль, 1942)
Бертуганнар.
Әтиләре - Шакир Ситдыйк Мәрдиев (1874 - 12.8.1940)
Әниләре - Мәүгыйзә Ногман Билалетдин (12.12.1884 - 12.1.1981)
Нәҗип - 6.7.1941 моб-нә, Хәтер китабында бар, т. 18, 388 б.
Похоронкасында: 1942 елның февралендә хәбәрсез югала. Башка мәгълүмат юк.
Хатыны: Фәгыйлә Әһлиулла кызы (1913 - 20.12.2007, Корбан гаете көнендә җирләнде)
Балалары: Гариф (1936, Әлмәттә), Мингали (1938-2002), Габделхак (? - 1940), Мирзасалих (1932-1936).
Нигезләрендә бүген читтән килгән Мөнасыйпова Разия Сәмигулла кызы яши (Насыйбуллин Рафаэль хуҗалыгының уң ягы).
Хаҗи - Хәтер китабында юк.
М.Черепанов исемлегендә: Зирекледә 1917 елда туган. Чистай РВК ан моб-нә, 1944 елның декабрендә һәлак була.
1946-1948 нче еллар өчен булган хуҗалыклар китабында “РККА, 17 сент. 1938” дип теркәлгән.
Армиягә кадәр Үзбәкстанда яши. Действительный хезмәткә дә, сугышка да аны ул вакытта үзе дә Үзбәктстанда яшәгән Мингатин Нәҗип абый озатып кала. Күрәсең, Хаҗи абый аннан кайтып, Чистайга урнашкандыр һәм сугышка алынгандыр.