Фәрхетдинов (Фәттахов) Хәйретдин Фәрхетдинович
(1923 – 1994)
Рядовой, моб.: 14.04.1942, дем.: 1945. 977 сп, 270 сд. 1943 елның 24 сентябрендә һәлак була: Смоленская обл., Демидовский р-н, выс. Безымянная. Опись 18001, дело 847, л. 111 об.
Әлмәт районы «Первомайский» совхозының Березовка бүлекчәсендә яшәделәр. Зирекледә җирләнде.
Әтисе – Фәттахов Фәрхетдин (1886 - ? )
Әнисе – Мәмдүха Габделкадыйр Зәйнетдин (1894 – ?)
Хатыны – Хәтимә (Лотфуллин Нурулла Гарифулла улының туганы), Зирекледә җирләнде.
Балалары: Әлмәттә һәм башка шәһәрләрдә.
Хәйретдин Фәрхетдиновичның хәрби билетына, башка документларына күз салсак, ул 977 укчы полкта 1943 елның ноябреннән 1944 елга кадәр, ягъни каты яраланганга кадәр сугыша (тяжело ранен в правую челюсть). Алган яраларыннан демоб-нә.
Сугыштан кайткач, “Первомайский” совхозының Березовка бүлекчәсенә урнаша, эшли һәм яши. 1947 елның 3 июлендә “За доблестный труд в Великоай Отечественной войне 1941-1945 гг.” медале белән бүләкләнә. Соңыннан юбилей медальләре һәм юбилей ордены да (1985) тапшырыла.
Эш дәверендә үзен тырыш, максатка ирешүчән, белемгә омтылучан кеше буларак таныта. Бу сыйфатларны күреп, җитәкчеләр аны Березовка сөтчелек фермасының мөдире итеп билгели. Совхоз да үзенең исемен “Победа”га үзгәртә.
Хәйретдин абый 1968 елда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы ферма мөдирләре өчен оештырган Татар мәктәбен тәмамлый, 1977 елда Казанның уку комбинатында пар казаннары машинистлары курсында укып кайта.
Тырышлыгы бушка китми: 1973 елның 6 сентябрендә “Почет Билгесе” ордены белән, 1973 һәм 1975 елларда “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгеләре белән бүләкләнә.
1983 елда КПССның Әлмәт шәһәр комитеты һәм халык депутатлары район Советы авыл хуҗалыгында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Почет грамотасын тапшыра.