Галиуллин Михаил Иванович
(1913 – март, 1942)
Хәтер китабында: 18 т, 243 б. Зирекле ав. Пермь шәһәре, Березники РХК моб., кр-ц.
Башка язу юк. М.Черепанов исемлегендә мондый исем – фамилиядәге кеше юк.
Авыл халкы белән дә очына – башына чыгып булмады.
Похоронкасында: март, 1942 – хәбәрсез югала. Әнисе исеменә, Зиреклегә килә. Татарча исемен ачыклап булмады.
Әнисе – Галиуллина Нурия дип күрсәтелә. Күрәсең, сугышка кадәр үк Березники шәһәренә киткән гаилә булгандыр.