Хөснелгатин Габдрахман Хөснелгатович
(1909 – 1989)
Рядовой, 1183 сп, 356 сд. 1942 елның 7 январенда һәлак була – Тула өлкәсе, Бутырки авылы. Әсирлеккә эләгә, Франциядә була. Опись 818 883 с., дело 1059, л 28 (ЦАМО)
М.В.Черепанов исемлегендә мондый юллар бар: 1314 сп, 17 сд, Смоленскта 1942 елның 21 августында һәлак була. Опись 6300. Моб.: 26.09.1941, дем.: май 1945.
Сугышчан бүләкләре: юбилей медальләре.
Әтисе - Ногманов Хөснелгата (Хәсәнгата) (1881 - ? )
Әнисе – Хөснелгатина Камария Мостафа кызы (1884 – 1957)
Хатыны – Рабига Газыйм кызы (1910 – 1988).
Балалары булмады. Озак еллар Зирекле больницасында хуҗалык эшләрен башкарды.
Нигезләре: Шәйдуллин Тәлгатьнең уң ягы (тыкрык буе), өйләре сүтеп алынды һәм Фәттахова Мәүлиха хуҗалыгына (“Котылдык” урамында) күчерелде. Бакчасына Имамов Рафис үлән чәчә.