Сафин Салих Галиевич
(1925 – 2006)
Хәтер китабына һәлак булучылар рәтеннән кертелгән, т 18, 354 б.
Зирекле авылы Брюшли (Бөрешле) дип бирелгән.
Моб.-нә: 1.10.1942 һәм 8.1.1943. кр.-ц, 188 гв.сп, 63 гв.сд., сугыштан III гр. инвалид булып бары тик 1950 елда гына туган авылына кайта.
Сугышчан бүләкләре: медальләре – «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг». (№ 206700), «За боевые заслуги» (№ 1510044), «XXX лет РККА» (30.1.1949) һәм юбилей медальләре.
Әтисе – Мөхәммәдгали Мөхәммәдсафа Мөхммәдрәхим (28.07.1887 – 26.1.1962)
Әнисе – Миңнекамал Лотфулла Зәйнулла кызы (1897 – 22.2.1981) метрика язуында – Камалия
Хатыны – Миңневәлиева Һилалия Миңневәли кызы (1928)
Балалары: Розалия (1955, Алабугада), Миңнехаҗи (1956 – 2000), Тәбрис (1957), Миншакир (1960), Рафик (1963), Лилия Габдрахманова (1964).
Салих абыйның бертуганнары: Мәрьям Галиева (1919 – 2003), Зөләйха Сафина (1924 – 2000), Мәүгыйзә Шиһапова (1927 – 1999), Миңнегариф Сафин (1929 - ? ), Мәхфүзә (1930 – 2006, Чаллыда җирләнде); Маңмүрә (Мәгъмүрә) Әхмәтҗанова (1935, Красный Октябрьдә). Салих абый исән чагында музейга килеп, үзе бу турыда сөйләде һәм Хәтер китабыннан күрсәтте.
Сугышка 1943 елның 8 январенда алына. Башта Горький өлкәсенең Муром шәһәренә эләгә. Аннан 1943 елның ноябрендә Ленинград фронтына, Ладога күленә җибәрелә. (станция Новашино). Финнар белән 1 атна сугышалар һәм Финляндия чигенә чыгалар. Аннан аларны Эстониягә җибәрәләр. Нарва шәһәрен алган вакытта, 1944 елның 8 мартында яралана. Госпитальдә дәвалана. Дәваланып чыккач, Литваның Курляндия утрауларында немецларның иң ахыргы группировкаларын юк итүдә катнаша. Бу вакытта инде Берлин совет гаскәрләре тарафыннан алынган була. Бу группировкада власовчылар, бандеровчылар һәм эсесовчылар ерткычларча каршылык күрсәтәләр.
Сугыш тәмамлангач, Салих Галиевичны Украинаның Нежин станциясенә укырга җибәрәләр. Әти – әнисе, туганнары хөкем ителмәгән, репрессиягә эләкмәгәннәрне сайлаганнар.
Укуны бетермичә, курсантларны төркемнәргә аерып, төрле урыннарга озаталар. Салих абый Горький өлкәсендәге Шумново станциясендә урнашкан 96 нчы заводны сакларга эләгә. 1947 елда туган авылы Зиреклегә отпускка кайтып килә. 1925 нчы елгыларны 1948 нче елда демобилизациялиләр. МВД, пограничникларны, морякларны, лётчикларны «до особого распоряжения» дип калдыралар. Шулар рәтендә Салих абый да кала һәм хезмәтен сверхсрочник буларак дәвам итә. Бары тик 1950 нче елның мартында гына өенә кайта.
50 ел бергә
Зирекле авылында яшәүче Сафин Салих Гали улы һәм Һилалия Минвәли кызының 4 нче декабрьдә өйләнешеп бергә яшәүләренә 50 ел була. Авырлыкны, кайгыларны, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер – берсенә терәк булып матур гына тормыш итәләр.
Аларның икесенең дә тормыш юллары җиңел генә булмаган. Бала чаклары ач – ялангач, бик авыр чорга туры килгән. Әни яшьли ятим калып, тормышның ачысын күп татыган. Әти Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул сугышчан медальләр белән бүләкләнгән. Авыр яраланып, хәтта үле хәбәре дә килгән. Ул хәзер дә “Хәтер”китабында һәлак булганнар исемлегендә тора.
1953 елның 4 декабрендә алар никахлашып, гаилә корып җибәрәләр. Туган авылыбызда икесе дә иңгә – иң куеп хезмәт иттеләр. 6 бала – ике кыз, дүрт малай тәрбияләп үстерделәр. Әти – әнинең йөрәген әрнетеп беренче ике балалары сукыр туа. Аларны тәрбияләү җиңелләрдән булмагандыр. Тик, сукыр булсалар да, тормышта үз урыннарын табып, хөрмәтле, дәрәҗәле кешеләр булып, әти – әнине шатланыдырып яшиләр. Уллары Минһаҗи абый дөнья куйды. Ата – ана өчен үз баласын соңгы юлга озатуның авырлыгын бер Аллаһ кына белә. Күпме сабырлык, түземлелек биргән аларга Аллаһ.
Хәзер алар инде күптән лаеклы ялда. Әти 2 группа инвалид. Мин аларның бер – берсен хөрмәт итүенә, үзара тату, матур яшәүләренә сокланам. Ярты гасыр гомернең узып китүе, тормышның авырлыгы аларны сындырмаган, киресенчә, алар икесе дә көчле рухлы, шат күңелле. Без барыбыз да читтә яшәсәк тә, алар янына кайтып йөрибез. Барыбызны да ачык йөз, тәмле ризык белән каршы алалар, тәмле сүз, хәер – дога белән озатып калалар. Без барыбыз да матур гына яшибез һәм аларга үзебезнең иксез – чиксез рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез.
Алтын туйлары белән котлап, әти белән әнигә исәнлекле озын гомер, тагы да шулай безне шатландырып, матур, тигез гомер итсеннәр. Балаларының игелеген, мәрхәмәтен күреп, рәхәтләнеп, кайгы күрмичә яшәүләрен телибез.
Барлык балалары, киленнәре, оныклары исеменнән киленнәре Зәйтүнә Сафина. Чистай шәһәре.
“Яңа Чишмә хәбәрләре”, 3.12.2003.