Мөхәммәтвафин Габдрахман Мингалиевич
(18.09.1913 – 27.7.1983)
Казанның Сталин РВК ан 4.4.1942 моб-нә.
Сугышта 1944 елның 9 нчы январенда һәлак булганлыгы турында хәбәре килә. Кабере дә күрсәтелә: похоронен 600 м. западнее д. Бобовики Витебского района Витебской области. Полевая почта, в/ч 55302.
Похоронкасы Яңа Чишмә РВК да саклана.
Хәтер китабына теркәлмәгән.
1944 елның ноябрендә инвалид буларак дем-нә.
М.Черепановисемлегендә: җирләнгән авылы Болбаваки дип күрсәтелә. 563 сп, 153 сд, КГБ 5840, оп. 18002, д 91, л.31об.
Әтисе – Миңнегали Миңневафа
Әнисе – Мәгъфирә Гатиятулла
Габдрахман Мингалиевич 1939 елны ук Фин сугышына алына. Бөек Ватан сугышыннан бары 1947 елда гына кайта. Колхозда эшли. Кыямов Габдрахман абзый белән башта Зирекле МТСында, аннан колхозда техникаларга бочка белән ягулык-майлау материаллары ташый, гади итеп әйткәндә горючевоз була.
Пенсиягә чыккач, улы Габделәхәт әти-әнисен үзе эшли торган Казахстанның Каратау шәһәренә алып китә.
72 яшендә Габдрахман абый Каратау шәһәреннән ерак түгел Танды авылындагы татар зиратында җирләнә.
Габделәхәт тә гаиләсе белән туган авылга кайтып урнаша.
Хатыны - Хәлимә Мөхәммәтхәнәфия кызы Галәветдинова (27.1.1911)
Балалары: Габделәхәт (1954), Гөлсирин Әхмәдиева (1949 – 2009), үги балалары (Хәлимә әбинең 1 нче иреннән) – Гөлсем (1936), Новотроицкта; Рәйсә (1940) Марданова Междуреченск шәһәрендә.
Халык телендә «Пиштер Гаптере», «Каш кияве». Бертуган сеңлесе – Шакирова Шакирә (1918 – 1994).