Шаракаев Салих Шаракаевич
(1922 - декабрь, 1944)
Чистай РВК ан 15.9.1940 елда действительный хезмәткә алына.
Хәтер китабында бар, т. 18, 389 бит, кр-ц. Башка мәгълүмат юк. Салих Шаракаевич (Шәрәфетдинович) исән-сау сугыштан кайта. Чита өлкәсенең Калган районында урнашкан кала, марҗага өйләнә. Кызлары туа. Туган илгә кайтырга чакырсалар да, кайта алмый. Хатлар да яза, акча да сала. Соңгы вакытларда аралар өзелә. Үзенең дә, гаиләсенең дә язмышы билгесез.
Әтисе - Шәрәфетдин Гыймадетдин Госман. Халык телендә “Шаракай”. Заманында балта остасы була. Күрше Красновидово авылында тулы бер урамда өйләр бурап сала. Безнең көннәргә кадәр, ягъни 1976 елда Красновидово авылы беткәнче, халкы “Шаракаева улица” дип йөртте. Шәрәфетдин бабай тирә-күрше авылларга да уллары Сәләхетдин (Сәсләхетдин, 1889 - 1921), Галәветдин (1901-1986), Салих (1922-1944), Низаметдин (1900-1918) белән чыгып, өйләр бураган, күперләр төзегән. Мәсәлән, Каргалыдагы күперне бүгенге көнгә кадәр “Шаракай күпере” дип йөртәләр.
Шәрәфетдинне руслар бозып, кыскартып “Шаракай” дип атаганнар. Шуннан рәсми фамилиягә әйләнгән.
Әнисе - Бибишакирә Габделкаюм (1878-14.2.1974).
Шәрәфетдиннең 1 нче хатыны Мөхибҗамал Хисмәтулла. Мөхибҗамал балалары - Сәләхетдин, Мәхдүдә, Миңнегаләветдин (1891-1893).
Бибишакирә балалары - Галәветдин (1901-1986), Зәйнәп, Фәрхиҗамал, Закирә (Сафин Касыйм хатыны, 1904-1988), Салих.