Ваһапов (Габдел) Барый Харисович
(1912/1913 – 1987)
Рядовой, моб. – 24.06.1941, дем. – 1947г.
Төньяк – Көнбатыш фронт, дело 5877
Әтисе – Ваһапов Харис
Әнисе – Фәһимә Кәлимулла кызы (1884 – 1982)
Әбисе – Бибисәйдә Хисаметдин кызы (1847 – 10.7.1941)
Хатыны – Хәлиуллина Әминә Ибраһимовна (1922)
Балалары: Ваһаповлар – Зәйнәп Нуртдинова (1941), Хәтимә (1948 – 1949), Габдулла (1951), Наилә Сафина (1949), Мөслимә Сафина (1952), Мөнирә (1954), Мәдинә Әгъләмова (1956), Фәткулла (1958 – 1979), Хәзинә (1960 – 1961), Гарифулла (1960). Хәлимә яшь ярымда үлә.
Улы Фәткулла фаҗигале рәвештә 21 яшендә электормонтер буларак, Минабетдинов Габдрахманнар бакча башындагы баганага менә. Ләкин ул баганалар 1949 елда ук утыртылып, имән булсалар да, 30 ел эчендә черегән булып чыга. Фәтхулла да баганасы белән җиргә ава, багана астында кала. 24.5.1979 җирләнеп, берничә көннән армиягә чакырып, повестка килә. Ләкин инде соң була...
Документларга күз салсак, сугышка кадәр Барый абый да авылдашлары белән бергә Ленинградка эшкә вербовка белән китә. 1931 нче елның июль аенда Ленинградның сәүдә портында “Экспортлес” акционерлык җәмгыятенең Стивидор конторасында бүрәнә тәгәрәтүче булып урнаша, айлык хезмәт хакы 72 сум билгеләнә. 1932 елның 23 мартыннан “Лахтинский труженик” сәүдә-кооператив артелендә йөк төяүче - ташучы була. 1936 елда Каганович исемендәге тимер юл трестының Кукуштан совхозына сезонлы авыл хуҗалыгы эшчесе булып эшли.
1939 елның 24 нче апреленнән 1940 елның 1 октябренә кадәр Чернороменск торф трестының Первомайский оешмасында торфны салып торучы (разливальшик) вазифасын башкара, норманы да 102,4% ка үти.
Договор срогы июль аенда чыкса да, СССР хөкүмәте карары буенча (19.7.1940 №1299) аларны 1940 елның октябренә кадәр торф чыгаруда калдыралар.
Шуннан соң Барый абый туган авылга кайткан булса кирәк. 1938 нче елның 10 январенда Әминә апа белән авылда өйләнешәләр (язылышалар).
Сугыштан соң 13.8.1945 - 21.5.1947 елларда С.М.Киров исемендәге Дубравская ГРЭСын төзүдә катнаша, такелажник эшләрен башкара.
Аннан туган авылына кайтып, колхозда төрле эшләргә йөри.
“За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг” медале белән дә 1959 елның 15 июнендә генә бүләкләнә, аннан соң башка юбилей медальләре дә, юбилей ордены да (1985) тапшырыла.