Гатиятуллин Гатаулла Гатиятуллович
(1903 – 1963)
Рядовой, моб. – 2.09.1941, дем. – 10.12.1947. 646 сп, 152 сд. Әсирлеккә төшә – 14.10.1941, Вяземский р-н. Дело 5757.
Әтисе – Гатиятулла Исмәгыйль. Әнисе – Хәдичә Гайнетдин.
Хатыны – Мингаян Мифтаховна (1909 – 1986)
Балалары: Рифнур (Габдулла) Гатауллин (1932 – 2008), Нәркисә (1936), Мөслимә Мотыйгуллина (1939), Мансур Гатиятуллин (1949).
Сугыш чоры җырлары
Шигырьләр Гатаулла бабай тарафыннан 1943 нче елда язылган. Дәфтәр тышына да “Сугыш еллары җырлары. Укыгыз, туганнар” дип билгеләнгән. Эчке ягына “1943 елда язылды” диелгән. Язма Гатаулла бабайның хатыны Миңнегаян Мифтахетдин кызы дәфтәрләре арасыннан табылды, гарәп хәрефләре белән булганлыктан, Мәстүрә апа Хәсәнова ярдәме белән укып чыга алдык һәм шактый гына эшкәртергә дә туры килде.
Җырларны “Хәтер тамчылары” исемле бәетләрнең беренче китабына да керттек. Үзенең язуы буенча, Гатаулла абзый 38 яшендә сугышка алына. Бернинди әзерлексез, учебкасыз алгы сызыкка 1941 елның 15 нче сентябрендә килеп җитә һәм 4 октябрьдә Днепр суы буенда чолганышта кала. Минага эләгеп, аягы яралана, әсир төшә, 4 ел ярым төрле лагерьларда йөри, туган илгә хәбәр бирә алмый. Германиянең Гамбург шәһәрендә, Франциянең Шалун (Шемон?) лагерында 11 көн, Бельгиядә, Голландиядә 12 көн була.
Әсирлектән англичаннар коткара һәм Америка зонасына тапшырлар. Туган илгә 1947 елда гына кайткач та, өч ел буе әсирлектә булганы өчен допроска йөртәләр. 60 яшендә 1963 нче елда вафат була. Колхозда балта остасы булып эшли, фермалар төзи.
Гитлер сугыш башлады
Бер мең дә тугыз йөзнең кырык беренче елында.
Гитлер безгә сугыш ачты иртәнге сәгать дүртләрдә.
Гитлер әйткән халкына: Советны җиңәм диеп,
Совет илен җиңә калсак салымны юк итәм диеп.
Немец сугышчылары Мәскәү янына җитте,
Штурмлаучы гаскәре Сталингардта бетте.
Сталингардны чорнап алгач камалышта калдылар.
Бөтен немец бандитларын тулысынча аттылар.
Гитлер язган газетына даным зур китәр диеп,
Халкына хәзер кычкыра: беттек, без Себер диеп.
Безнең Совет “Катюша”сы җир йөзендә юк икән,
Катюшаны эшкә җиккәч Гитлерны бизгәк тоткан.
Катюшаны уйнаталар сугыш сафы буенда,
Юньсез каты сугыш булды Сталинград янында.
Катюшаны уйнатканда төтен куе чыгадыр,
Гитлер чабата киенеп Берлиненнән качадыр.
Гитлер үзе маһир икән, дәрәҗәсе ефрейтор,
Үзе кадерсез булганга каршы килде бөтен ил.
Немец ата флангтан, флюгерга тимәде,
Безнең җирдән чигерәдер, аягы да тимәде.
Гитлер язган газетына җир йөзендә мин диеп,
Мәскәүгә дә килеп җитте, сытып үтәрмен диеп.
Безнең Совет самолеты Германнарга очадыр,
Мәскәү яныннан бандитлар ыштан салып качадыр.
Немецларның гаскәре шәһәрләрне күп алды,
Немецның утыз дивизе Сталинградта югалды.
Немецларны чорнап алды безнең кызыл гаскәрләр,
Күп генерал һәм фельдмаршал кулларын күтәрделәр.
Гитлер һаман уйлый икән Сталинградны алырга,
Хәзер менә план кора кая гына качарга.
Немец керде безнең илгә, байтак җирне алдылар,
Катюшадан кызыл гаскәр барын кырып салдылар.
Безнең җиргә басып керде Советны җиңәм диеп,
Гитлер хәзер боерык бирә: кире чигегез диеп.
Немецларның солдатлары чыдый алмый салкынга,
Катюшаны уйнаткачтан китә алмый гел алга.
Безнең армия солдаты килеп җитте Берлинга,
Фашистларны дөмбәслиләр – хәзер үлем аларга.
Башта Гитлер көчле булды, уналты илне алды,
Бөтен хәрби техникасы Совет илендә калды.
Немец килә танк белән кара флагын тагып,
Партизаннар бик үткеннәр, юк итәләр төз атып.
Гитлер яза газетына мин Советны җиңәм дип,
Сугыш беткәч ял итәрсез, урыс эшләр сезгә дип.
Немец җиңелә башлагач пушкалардан атмады,
Гитлер теләгән теләкләр мәңге барып чыкмады.
Гитлер әйткән кавеменә: Советны мин җиңәм диеп,
Сугыш беткәч кырык гектар җир бирәм диеп.
Гитлер кавеме ышанган безгә җир бирә диеп,
Халыклары чигенәләр безгә җир – Себер диеп.
Җир бирәбез дигән кәгазъ самолеттан ыргыта,
Берлинны бомбага тотканда снарядлар сызгыра.
И, туганнар, мондый сугыш булдымы икән бервакыт,
Алар кача, без куабыз автоматлардан атып.
Шулай итеп без аларга кырык гектар җир бирдек,
Алар җиренә кергәчтән үчебезне нык алдык.
Безнең Совет солдатыннан немец алды кирәген.
Ике айдан салдырдык без самурайлар тиресен.
Немец килде – атты, асты, безне мыскыл иттеләр.
Партизанны, коммунистны барын җыеп аттылар.
Мәскәү янына җиткәчтән үз коралын ташлады,
Парад түгел, үлем белән кире чигенә башлады.
Командирларның атлары су эчәргә кешнәде,
Үз җиренә барып кергәч, Гитлер иренен тешләде.
Немец яза газетына урыска – табут диеп,
Мылтыксыз кулын күтәрә немец “капут” дип.
Төрле моһитка (хәлләргә) төшүебез
Безне дошман кулыннан инглизләр коткарды,
Танклары белән лагерь капкаларын ваттырды.
Без таралдык урамга, ыргытылдык гуртларга,
Җандармны, полицейне тотып алдык кулларга.
Бер мең дә тугыз йөзнең кырык бишенче елында,
Мондый хәлләр булып үтте икенче – дүртенче майда.
Дошманның мәсхәрә итүләре
Бодай чәчтем сынау өчен, ике көндә үрделәр.
Лагерьдагы тоткыннар ачтан бик күп үлделәр.
Немецларның атлары ефәк белән тышаулы,
Ул лагерь эчендәге хәлләр кыямәткә ошаулы.
Лагерьларның эчендә йөзәр мең кеше ята,
Иртән эшкә бармаганны шунда бастырып ата.
Кечкенә генә лагерьга меңәр кеше ябалар,
Хәле бетеп утырганны шунда таптап ваталар.
Әй, туганнар, шундый хәлләр, лагерьларда яттык без.
Инглизләр коткаргачтан, дошманнарны аттык без.
Безне дошман кулыннан инглизләр коткарды,
Бераз үзендә тоткач, Америкка тапшырды.
Америк зонасында булдык, бик күп нәрсәләр күрдек,
Һәрбер лагерь тирәсендә йөзәр мең кеше күмдек.
Германнарның бер шәһәрен Гамбург диеп атыйлар.
Гамбургның мичләрендә тоткыннарны яктылар.
Шул лагерьда ятканда минем чәчем агарды,
Хәбәрсез дигән солдатлар бар да мичтә югалды.
И, туганнар, ышаныгыз, яман хәлләр күп булды,
Ачка йончыган тоткыннар үлек итен ашады.
Лагерьларның түшәмен ике көндә түшәдек,
Үлеп яткан адәмнәрнең бот итләрен ашадык.
Ашатмыйлар. Бирсәләр дә обедлары гел үлән,
Исән калуны көтмәдек, көн дә көттек гел үлем.
Безнең урыс тоткыннары лагерьларда яталар,
Бер гаепле кеше өчен йөзәр кеше аталар.
Кайсы үлә, кайсы үлми, тәгәрәшеп яталар,
Оккупантлар үлмәгәнне кире килеп аталар.
Сәгать алтыда торабыз, аннан урам таптыйбыз,
Хәлсез мескен тоткынны тотып тора кайсыбыз.
Франция лагерының коймасы биек икән,
Франция халыклары бигрәк ярдәмле икән.
Әй, туганнар, уйламагыз, бу язган алдап диеп,
Уйлагыз безне, тоткынны, лагерьны тәмуг диеп.
Франциядә тоттылар Шалун дигән лагерьда,
Аннан килдек Бельгиягә – Мараш атлы лагерьга.
Бельгиянең халыклары яратмыйлар немецны,
Станцага эшкә баргач, ыргыталар калачны.
Француз хатыннары килә безнең лагерь буена,
Безгә икмәк ыргыта да кире китә өенә.
И,туганнар, түземләнеп мине укып аңлагыз,
Сугыш булып плен калма, минем сүзне тыңлагыз.
Күп Инглиз гаскәрләре Парижны да алдылар,
Тоткыннар лагерьларда меңләп үлеп калдылар.
И, туганнар, яман хәлләр лагерьларда була икән,
Сугыш булып плен калсаң, әҗәл шунда була икән.
Лагерьларның мичләре, кызылдыр кирпечләре,
Җан бирүдән авыр икән барып кергән кичләре.
Инглиз самолеты болыт булса очалмый,
Иң бәхетле солдат булса,ул тоткынга эләкми.
Немецларның самолеты зенит утына эләгә,
Һәр солдатның исән калып, тоткын булмау теләге.
Безнең Совет солдатлары Катюшаны уйната,
Лагерьларда яткан чакта бигрәк озак таң ата.
Инглиз солдатының билге беләктә икән,
И, туганнар, ышанмыйсыз, тәмуг лагерьда икән.
Бельгиянең баш шәһәре матур җирдә утыра,
Немец барлык тоткыннарны базга тере тутыра.
Франциянең җирендә Сена дигән елга бар,
Германия Гамбургында тоткын янган мичләр бар.
Лагерьлардан алып китә мунча керәбез диеп,
Барып җиткәч чишендерә юынып чыгабыз диеп.
Кертеп җибәрә мунчага, мичкә егылып төшә,
Ярты сәгать эчендә синең көл күккә оча.
Американ солдатлары телефоннар сузадыр,
Лагерьдагы тоткыннарның гомере кибеп узадыр.
Безнең пушканың атлары ике җирән алаша,
Юлда бәрәңге күрсәләр, күп тоткыннар талаша.
Инглизләр самолеты безгә азык ыргытты,
Оккупантлар тоткыннарны тере килеш яндырды.
Немецларның киемнәре бар да зәңгәрдән икән,
Оккупантлар тоткыннарны бер дә җәлләми икән.
Франция лагерында ясадык уенчыклар,
Лагерьга якын килгәчтән, үксеп елый карчыклар.
Станцага эшкә баргач, безгә якын киләләр,
Тәмәке дә, икмәк биреп, “уравар” дип китәләр.
Без дә аларча сөйләшеп, “мерси” диеп калабыз,
Бездән уенчык сорагач, “бима” диеп әйтәбез.
Инглиз солдатлары ник сез бик ябык диләр,
Ашатмыйча эсэсчылар Гитлерга арбайт диләр.
Бельгиянең баш шәһәре исеме аның Брюссель,
И, туганнар, язып узыйм күргәнемнең дөресен.
Французның төрмәсенә унбер көнгә яптылар,
Берәребез качып китсә, йөзне санап аттылар.
Бер вакытта, бер заманда Голландиягә килдек,
Голландия җирен, халкын нәрсә икәнен белдек.
Голландия халыклары безгә күзне кысалар,
Төрле яктан союзниклар фашистларны кыралар.
Голландиянең җирендә унике көн тоттылар,
Арт ягына кысрык булгач, күбебезне аттылар.
Голландия хатыннары безгә яулык болгады,
Шуннан безне алып киткәч, бар да кычкырып елады.
Кунган җирдән чыгып киткәч, алга хәбәр бирәләр,
Меңләгән тоткын килә дип, белеп тора түрәләр.
Барып кергәч авылына безне чорнап алалар,
Коммунист нинди халык дип хәйран булып калалар.
Гитлер аларга әйткән ди: «большевик» мөгезле диеп,
Безне күргәч сөйләшәләр, мөгезлесе юк,- диеп.
Мөгезегез кая сезнең,- диеп, бездән көтәләр,
Без әйтәбез: фронтта сынды, хахылдашып көләләр.
Голландиянең кызлары безгә сигарет бирә,
Сезме инде большевик дип, безнең белән сөйләшә.
Алар безне көткән икән мөгезле халык диеп,
Янга килеп сорашалар: «Сезме мөгеезле большак» диеп.
Менә, туган, шулай диеп Гитлер барысын алдаган,
Большевик та шул ук кеше, гади халык аңлаган.
Оккупантлар тоткыннарга моннан китәбез диләр,
Үз җиренә куып керткәч, рус швейн – дуңгыз диләр.
Офицерлар плен төшсә, каешын тартып ала,
Урам буйлап эшкә барсак, таш белән атып кала.
Немецларның солдатлары килеп безгә дәшәләр,
Безнең гаскәр җиренә кергәч, акылыннан шашалар.
Әй, туганнар, язып үттем бөтен күргән хәлемне,
Сугыш булып плен калгач, бик кыскарттым телемне.
И, туганнар, язмыш шундый, мин дә тоткында булдым,
Штык белән сугышканда авыр яралы булдым.
Үзебезнең якка чыккач, особый отделга бардык,
Авыр яралы булганнар дошман кулына калдык.
Лазаретта яралылар сигез йөз кеше идек,
Безнекеләр чигенгәчтән, немецта тоткын идек.
И, туганнар, языйм әле тагы бер – ике тыныш,
Үзебезнең якка чыккач, бигрәк серьёзный бит эш.
Әгәр сугыш тагын булса, бик күп ятим калалар,
Өченче ел инде бездән һаман сорау алалар.
Үзебездә, бер лагерьда, миңа да чират җитте,
Ике йөз илле чакрымны җәяүләп допроска итте.
Килеп җиттек урынына, безне конвой тапшырды,
Көн дә ике сәгать буе канлы допросы барды.
Сорау алганда әйтәләр: немецка ник бирелдең?
Үзеңне – үзең ник атмадың? Нигә плен бирелдең?
Сугышта булу
Туган илдән чыгып киттем җиденче сентябрьдә,
Передовойга керүем - унбишенче сентябрьдә.
Бөтен илдән яшь солдатлар тупландык без маршка,
Мылтык, гранат, патрон алып чыгып киттек сугышка.
Окоп казып немецларга атабыз хәзер ятып,
Командирлар кычкыралар:»Вперед в атаку» дип.
Командирлар кычкыралар: “Немецка үлем!”, - диеп,
Котырып атабыз тизрәк, юньсез фашист бетсен диеп.
Катюшалар, самолетлар атакага китәләр,
Аллы – артлы төзелешеп, бызылдашып үтәләр.
Снарядлар, бомба төшә километр – квадратка,
Шунда немец үлеп бетә, калганы кача артка.
Немецларны пыр – зыр итеп куып чыгардык илдән,
Ике яктан атышканда канау тула кан белән.
Немецларга штыковой безнең удар ят икән,
Куып керткәч сазлыкларга качалмыйлар ат белән.
Немецларның панзәйләре яңгыр булса баралмый,
Катюшадан залп биргәч, немец безгә аталмый.
Зенитчылар юк итәләр немец самолетларын,
Батарейлар төгәл ата, җимертә окопларын.
Батарейдан, минометтан каты ата башлагач,
Солдат мескен ярты үлә бомба шартлый башлагач.
Пушкалардан, минометтан, самолеттан, танктан –
Шулар бар да бердәм аткач, мөмкинлек юк калудан.
Снайперлар бик төз атып яндыра немец танкын,
Оккупантны чорнап алып пленга алдык барын.
Немецларны плен алгач, мылтыкларын ташлыйлар,
Гитлер хәзер капут диеп, Сталинны мактыйлар.
Немецларны плен алгач, арт якларына типтек,
Төнге сәгать унберләрдә яңа һөҗүмгә киттек.
Һөҗүмгә күчәргә дип кызыл сигнал аттылар,
Алга барыр өчен юлны Катюшадан ачтылар.
Немецларның солдатлары курка безнең штыктан,
Дзотларын, окопларын ваттырабыз танктан.
Немецларның курыкканы – безнең төнге сугыштан,
Унике көн гел сугыштык каннар булды тубыктан.
Безнең кызыл командирлар кычкыра: “Алга!” диеп,
Яткан җирдән сикереп торып, йөгердек: “Ур-ра!” диеп.
Без һөҗүмгә күтәрелгәч, снарядлар очырдык,
Каты ур – ра! – дип кычкырып немецларны качырдык.
Түзә алмыйча бу һөҗүмгә алар кача бер якка,
Бөтен немец солдатлары төяләләр бер атка.
Немец чигенә бик каты, пушкаларын ташлыйлар,
Артларыннан куып җиткәч, безгә ата башлыйлар.
Котырынган ут башлагач, без качабыз окопка,
Атуларның көче беткәч, күтәреләбез һөҗүмгә.
Без цепларга таралдык, шуышмый азапландык,
Агачларга һәм ташларга ятабыз ышыкланып.
Алга! – дигәч командирлар, “ур-ра” кычкырып ташландык,
Немец безгә каршы чыкты, чәнчешергә башладык.
Немецларны плен алып алга куып китәбез,
Дошман тылына төшкәләп кырыгар чакрым китәбез.
Батарейлар бик төз ата, тетә немец рәтләрен,
Бөтен җан ачуын чыгарып бирәдер кирәкләрен.
Днепр суы бунда
Дүртенче октябрьдә калдык без камалышта,
Бөтен фронт солдатлары җыелдылар бер җиргә.
Бөтен артык әйберләрне ыргыттылар шул җиргә,
Хәбәр килә зур штабтан чолганышны өзәргә.
Әй, туганнар, җыючы юк чолганышта үлгәнне,
Каһәр суккан немец – фашист сизгән безнең килгәнне.
Кичке сәгать алтыларда пушкалардан аттылар,
Немецларга бирмәс өчен бөтен әйбер яктылар.
Кичке сәгать унберләрдә җыелышны ясадык,
Чолганыштан чыгу өчен каты сугыш башладык.
Капитаннар боерык бирә – чолганышны өзәргә,
Төнге сәгать уникедә киттек наступлениегә.
“Ур – ра!” кычкырып ташландык немец окопларына,
Граната томырабыз немец – фашистларына.
Окопларын тартып алгач, кул күтәрә немцебыз,
Окоптан чыкмый ятканын штык белән чәнчәбез.
Окоплардан үтеп китеп алга таба китәбез,
Ноктасына барып җиткәч, граната бәрәбез.
Минем мылтык яхшы ата, снайперга ярарлык,
Чолганышны өзеп эчкә байтак кына керә алдык.
Алай кирәк, болай кирәк, боламыкка май кирәк,
Чолганышны өзәр өчен яхшы командир кирәк.
Бер кич төнлә исәп иттек разведкага барырга,
Немецларның тылларында “язык” тотып алырга.
Немец сизде үз тылында арт ягына төшкәнне,
Штаблары аңлап алды безнең тикшереп йөргәнне.
Безнең Совет самолеты батыра немец корабын,
Күкрәк белән шуышып барып яндырдык без штабын.
Штабларын яндырдык биш граната ыргытып,
Калдык нибары биш кеше, атабыз хәзер ятып.
Ата – ата патрон бетте, хәзер безгә нишләргә?
Әкрен генә белгертмичә, давай моннан китәргә.
Һич башны күтәреп булмый немецның атуына,
Моннан качып барган чакта юлыктык немец сакчысына.
Сакчыны тотып алдык та, кулын артка бәйләдек,
Хәзер аны алып киттек, менә «язык» урладык.
Алып кайттык без штабка аны исән көенә,
Аннан исән без котылып, ял бирделәр күп кенә.
Төнлә барып бер авылга немецны чорнап алдык,
Чолганышны өзәр өчен бар көч – куәтне салдык.
Немецлар һөҗүмгә чыкмый, курка безнең чәнчүдән,
Адәм башы ашап эт җан Гитлер китте йөзтүбән.
Көне – төне сугыш барды Днепрның буенда,
Снарядның бер кисәге тиде минем аякка.
Пилоткамның ал ягына кызыл йолдыз кададым,
Аягыма килеп тигәч, йөзтүбән үк капландым.
Немецларның бер солдаты килде минем яныма,
Камчы белән бер сыдырды, әрнү үтте җаныма.
Мине арттан куа – куа тиз штабка илттеләр,
Сорашалар бик җентекләп, күпме гаскәр бар диләр.
Мин әйтмимен беләм диеп һәм штабтан килмимен,
Тик торам басып, сызланып, мин немецча белмим дип.
Немецларның айгыры җирдән камыл ашамый,
Немец килде сугышырга Польша җире ашалый.
Немецларның җирләре, түгәрәк күл илләре,
Иңбашына мылтык куеп немец килде элгәре.
Шушы сазның эчләрендә бары камыш тавышы,
Передовойда торганда бары снаряд тавышы.
Немецларның эсэслары Сталинградта калдылар,
Шуннан куып кызыл гаскәр җәһәннәмгә салдылар.
Мин фронтка туры килдем, уен узып булмады,
Бер әйтмичә дүрт ел ярым өйгә хәбәр булмады.
Бик күп булды, мин туктыймын күргән нужаны язып,
Шуның белән тәмам кылам, укы китапны ачып.