Миннебаев Идрис Миннебай улы
(1908-1979)
Сугышка 1941нче елның 14нче июлендә алына. Ватан сугышының 2нче группа инвалиды. 1944нче елда Дан орденының III дәрәҗәсе белән бүләкләнә. Пулеметчы. 2нче Балтик буе фронтында була.
1945 елда демобилизацияләнә. Гомере буе колхозда атлар карый. Халык телендә”Кәҗә Идрисе”.
Әтисе – Миннебай Билалетдин
Әнисе – Шәмсекамәр Сабир.
Хатыны – Миңнеруй (Рәхилә) Нурхәмәт кызы (1911-1994)
Балалары: Ильяс (1953-1953), Гөлҗиһан Нуруллина (1938 – 1989), Габдулла (1946 – 2001), Фәтхулла (1946 – 1947), Габделәхәт (1948 – 1989), Габделхак (1951).
Нигезләрендә Гатин Госман (1936 е.т.) кайтып урнашты.
Бүләк геройны таба
Шушы көннәрдә шәһәр хәрби комиссары иптәш Байбазаров “Кичуй” авыл хуҗалыгы артеле члены Идрис Миңлебаевка өченче дәрәҗә Дан ордены тапшырды. Ул бу югары бүләккә 1944нче елның җәендә немец-фашист басып алучыларга каршы фронтта күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен лаек булган.
...Каты сугыштан соң безнең подразделениеләр немецларны стратегик яктан әһәмиятле торак пунктан куып чыгаралар. Дошман берничә тапкыр югалткан позицияне кире кайтарырга маташа, ләкин совет сугышчылары гитлерчыларның контратакасына нык удар бирәләр.
Бу сугышта рядовой Идрис Миңлебаев аерылып тора. Мылтыктан төз атып, ул берничә фашистны үтерә. Бәрелеш кызып җиткәч, аңардан ерак кына түгел пулеметчы һәлак була. Пулеметның туктавын беренче булып ишетеп, Миңлебаев шунда ук корал янына килә һәм аңардан немецларга ут ача. Тиздән дошман, сугыш кырында уннарча үле һәм яралы солдатын калдырып, чигенә.
Бу сугышта күрсәткән батырлыгы өчен кыю сугышчыны часть командованиесе хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итә. Рядовой Миңлебаев бу турыда белми. Сугышларның берсендә яраланып, ул госпитальга эләгә, аннан үз частена кайтмый.
Бүләк үз иясен бары 21 ел ярымнан соң гына эзләп тапты.
Н. Зарипов. “Ленин юлы”, июнь 1966.