Хөснетдинов Нуртдин Хөснетдинович
(1919 – 2006)
1939 елның 10 январенда Кызыл Армия РВКнан действительный хезмәткә мобилизацияләнә. 1946 елда кайта. 607 стр.п., Балтик фронты. 1941 елның июлендә әсир төшә, л 330, Латвия (Литва) да була. Дело 6231, дело 6237, л 40.
Сугышчан һәм хезмәт бүләкләре: юбилей медальләре, «Почет Билгесе» ордены.
Әтисе – Хөснетдин Фәсхетдин (1857 – ?)
Әнисе – Бибиваһибә Гыйльман Габделсаттар (1881/1883 – 1961)
Хатыны – Вәлиева Наҗия Габдрахмановна (1921)
Балалары: Равил (1947), Розалия Тухтаманова (1950), Гөлсинә (1954), Гөлия Вафина (1962).
Әтиемне искә алып.
Безнең әти Хөснетдинов Нуретдин Хөснетдин улы 1919 елның 1 гыйнварында Зирекле авылында дөньяга килә. Әтиемнең тормыш юлы һәр кешегә үрнәк булырлык. Ятим калып (әтисе яшьли үлә) бала вакыттан тормыш арбасына җигелә. 12 яшьтән ашлык ташый.
1931 нче елдан 1979 нчы елга чаклы туган авылында хезмәт итә. Шул дәвердә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, агроном белгечлеген ала.
Әтием Совет Армиясе сафларына чакырылгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Шулай итеп ул 7 ел хәрби хезмәттә була. 1945 елны сугышны Финляндия чигендә тәмамлый, ятимлек ачысын күреп үскән әтием Мурманск өлкәсендә агроном булып эшкә керешә. Өстен – башын карап, бер ел үткәч туган авылына кайтып әниемә өйләнә һәм бергә 60 ел гомер итәләр. Алар 4 бала үстерәләр, барысына да белем алырга, аякка басарга ярдәм итәләр. Хәзер инде 8 оныклары да югары уку йортларында белем алып, күбесе эшлиләр.
1946 да алар кире Мурманск өлкәсенә китәләр һәм шунда абыем туа. 1948 елны сагынып туган якларына кире кайталар һәм 1948 елдан 1979 елга кадәр Зирекле авыл хуҗалыгында һәм тирә – күрше авылларда агроном булып эшли. Аны кире Мурманск өлкәсенә чакырып хат килә (ул хат әле дә исән), эшкә кире чакыралар.
Әтиемнең эшләү дәверендә алган мактау таныклыклары, медальләре, орденнары бер шкаф тулып калды. Кайберләрен генә язып китәм. 1960 елда «Отличник социалистического соревнования сельского хозяйства РСФСР», 1969 елда шундый ук таныклык, 1966 елда «Знак Почета» ордены, СССРның Югары Советы Президиумы Указы белән 1970 елда «За доблестный труд В ознаменование 100-летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина» медале, 1975 елда «Победитель социалистического соревнования 1975 года» таныклыгы бирелә, 1976 нчы елда да шундый ук исемгә лаек була. 1985 елда «2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы» юбилей орденын ала.
2005 елның 31 нче декабрендә әтиебез безнең арабыздан китеп барды. Зирекле турында сүз чыкканда аның йөзе нурланып, яктырып китә иде, ул үзенең авылдашларын, туганнарын, балаларын бик яратты. Беренче гыйнвар көнне авыл халкы бердәм булып әтиебезне соңгы юлга озатырга килде, тирә – күрше авыллардан да ишетеп килгәннәр иде. Безнең кайгыны уртаклашканнары өчен без аларга барысына да бик рәхмәтле.
Әтием ил кешесе булган, ил белән җирләделәр дә.
Әнием, балалары исеменнән Гөлсинә Габбасова.
«Яңа Чишмә хәбәрләре», 8.02.2005 ел.