Шәрифуллин Сәмигулла Шәрифуллович
(1914-1969)
Моб.- 26.06.1941, демоб.-1946, рядовой. 48 сд. Әсир төшә – Конгреш, Чуд күле, легионер, д.6968.
Халык телендә «Нимец Сәмигы».
Әтисе – Шәрифулла Гайнулла (1879 - ?)
Әнисе – Бибинуридә Фәсхетдин Гайнетдин кызы (1882/1884 – 1977)
Хатыны – Хәтирә Шәймардан кызы (Бакташ) (1917 – 2002)
Балалары: Ихсан (1947-1974), Салих (1949), Ислям (1952), Исмәгыйль (1954), Асия Җиһаншина (1940), Рәшидә Әгъләмова (1956).
Сәмигулла абый турында хатыны Хәтирә ападан 1994 елның 18 декабрендә сөйләгәннәрен язып алган идем. Шул истәлекләрне кызыксынып укырсыз дип ышанам.
Авылда иң беренчеләрдән булып Зирекле МТСында комбайнер булып эшли. Сугышка 1941 нең 26 июнендә алына.
Хезмәтен шофёр булып башлый, командирлар йөртә. Бервакыт 4 командир белән юлга чыга. Куаклыкларга җиткәч, командирлар карта карый башлыйлар. Ә Сәмигулла абый тышка чыгарга рөхсәт сорап, читкә китә. Шунда командирлар утырган җиргә снаряд төшә. Машина да, командирлар да һәлак була. Сәмигулла абый исән кала.
Пленга төшә. 8 ай концлагерьда булалар (Кадыйров Котдус белән). Качарга киңәшәләр, уйлыйлар. Иртәгә качабыз дигән көнне, Сәмигулла абыйның уч төбеннән кулы киселеп төшә яза.
Лагерьдан 50 км. ераклыктагы больницага илтәләр. Ә Котдус абый сөйләшкән кешеләр белән бергә качалар, 2 – 3 көннән аларны тотып алып кайталар. Үзләреннән кабер казыталар. Шунда Котдус абый: “Без Мөхәммәт өммәтеннән, татарлар атсыннар, алар җирләсеннәр”, - диеп сорый. Казармадан татарларны җыеп китереп, шулай эшлиләр.
Котдус абый (1912) сугышка Сәмигулла абый белән бер көнне китә – 26.6.1941. 1942 нең февралендә хәбәрсез югала. Ул Сәмигулла абыйга язу язып калдыра. Больницадан кайткач, ул язуны иптәшләре Сәмигулла абыйга бирәләр. Ә ул сугыштан аны алып кайтып, Котдус абый хатыны Кыямова Рәхимә апага кайтарып бирә.
Пленныйларны алып барганда, Сәмигулла абый иелеп, үлән алып каба. Конвой күреп, башына пычакның үтмәс ягы белән суга. Шуннан соң нәрсә булганын ул хәтерләми. Башы авырта торган булып кала. Андый приступлар бары тик борыныннан 2 -3 тамчы су килгәч кенә басыла.
Сәмигулла Шәрифуллович сугыштан соң да комбайнда эшләде. Тырыш, үткен, әйткән сүзендә торучанлыгы аркасында халык аны яратып “Нимец Сәмигы” дип йөретте.