Лотфуллин Мохлисулла Лотфуллович
(1898 - 6.1.1978)
Гражданнар сугышында да катнаша. Азин бригадасы составында була. Кама, Вятка елгалары буендагы шәһәрләрне, шул исәптән Сарапулны азат итүдә катнаша.
Үзенең исән чакта сөйләгәннәренә караганда, Ленинны Мәскәүдә 2 тапкыр күрә. Ул фронтка китүче солдатлар алдында чыгыш ясый.
Бөек Ватан сугышына 31.11.1941 һәм 27.7.1942 алына. 1455 укчы полкта сугыша. 1944 елны 1 группа сугыш инвалиды буларак дем-нә.
Сугыштан кайткач, колхозның кырчылык һәм балтачылар бригадаларын җитәкли, төрле эшләргә йөри.
Бу турыда “Мәктәбем син - үскән бишегем” китабында кызлары Бәдигова Мәймүнә (1932) һәм Нуруллина Нәсимә (1930) апалар язмаларында тулы бирелде. Улы Насыйбулла сугышта һәлак булып кала. (1926 - 15.8.1945)
Бертуганнары: Зәйнуллин Гафур (1912-1986), Сафина Миңкәмәл (Миңнекамал) (1897-1981), Зәйнуллина Суфия (1911 - 1970), һ.б.
Хатыны - Мәүҗүдә Сабир кызы (1896-1960)
2 нче хатыны - Шәмсетдинова Миңнекамал (Миңкәмәл) (1919).
Кызлары - Гөлфия (1961). Бүгенгесе көндә Яр Чаллы шәһәрендә әнисен тәрбияли.