Нуруллин Нурхәмәт Нуруллович
(20.2.1900 - 17.8.1992)
Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша.
21.10.1941 - моб-нә, 14.4.1942 - яралана. Сәламәтләнеп чыккач, кабат 21.10.1942 сул кулы яралана, 289 стр.полкта хезмәт итә. 1946 елда дем-нә, рядовой.
Гаиләсе, балалары турында сугышта һәлак булган улы Нуруллин Габдулланы (1924-май 1943) язганда тулы мәгълүмат бирелде.
Әтисе - Нурулла (6.3.1870 - 21.8.1941) Хәмәтҗан (Мөхәммәтҗан (1827-25.11.1897) Гомәр Сәгыйрь.
Әнисе - Галия Шәмсетдин (1869 - 27.8.1942), тумышы белән Әдәмсә кызы.
Нурхәмәтнең бертуганнары: Хәдичә Гыйниятуллина (1898 - 1990), Гадилә Камалова (1902-1988), Хәбибә Газыймова (1905-1906), Гамирә Хөснетдинова (1908-1998), Рәхилә Нуруллина (Газыймова) (1911-1990), Хәбибрахман Нуруллин (1913). Аның турында әсирлектә булучылар исемлегендә тулы язылды.
Нурхәмәт бабай сугыштан соң төрле эшләрдә эшләде: балта остасы да, ферма мөдире дә, рядовой колхозчы да булды. Дин тыелган вакытта да авыл мулласы вазифаларын башкарды. Авылның яртысында Мохлисуллина Мөгаллимә апа (1913-1995) өендә җомга намазларына имамлык итте.
Авылдашлары да аны өй бураучы, балта остасы, бау-аркан ишүче, тигәнә-желоб казучы һәм ясаучы буларак хәтерләрендә калдырды.