Хәкимов Хәйретдин Хәкимович
(1895 - 1973)
Хәйретдин бабай Беренче бөтендөнья (1914-1918), гражданнар (1918-1920) сугышларында да катнаша.
Бөек Ватан сугышына 21.12.1942 алына, 1946 елда дем-нә.
Улы Хуҗиәхмәт (1933-1998) һәм кызы Рабига Галимова (1932) сөйләве буенча, Хәйретдин бабай Маршал Конев командалыгы астында сугыша. Җиңү көнен Прагада каршылый.
Үги улы Салих (1921 елгы) яу кырында 27.6.1944 һәлак була.
Гаилә турында Хәкимов (Фәсахов) Салих Фәсаховичны язганда тулы мәгълүмат бирелде. Аннан карарга була.
Әтисе - Хәйретдин Габделхәким Ибраһим
Әнисе - Гөлҗамал Гайсә кызы.
1 нче хатыны - Маһруй Вәлиәхмәд кызы (1899-1952), тумышы белән Уратмадан, Хәйретдинга улы Салих белән килә. Уллары Мидхәт яшьли үлә (1936-1942)
2 нче хатыны - Хәдичә Галим кызы, Тубылгыдан.
Төп нигезләрендә килене Хәдимә Мөкаддис кызы яши (1933).