Гафиятуллин Талип Гафиятуллович
(1914 – февраль, 1942)
Чистай РВК ан 23.6.1941 моб. кр-ц. Хәтер китабында, 18т, 245 б. Хәбәрсез югала – 02.1942 (похоронкасында). М.Черепанов исемлегендә ялгыш 2 тапкыр язылган. Беренчесендә – Гарифуллин Талип, икенчесендә үз фамилиясе белән.
Башка бернинди мәгълүмат та юк.
Талипның үз әтисе – Кыям. Беренче бөтендөнья сугышында (1914 – 1918) әсир төшә, исән – сау әйләнеп кайта, 1921 нче ачлык елында иртә вафат була.
Әнисе – Рәхимә Газиз кызы (1890 - ?)
Беренче ире үлгәч, Рәхимә әби Гафиятуллин Кәлимуллага чыга (халык телендә «Турнис Кәлимулласы»)
Балалары – Әминә («Кәлим Әминәсе», 1924), Ташкентта; һәр ел саен Зиреклегә кайта, 2009 елның августында да кызы Хәзинә, кияве Морад белән Зирекледә булды. Кечкенә кызы Галимов Минзакир Зәкәрия улында кияүдә. Ташкентта яшиләр. Уллары – Габдулла (1928).
Әминә апа сөйләвенчә, абыйсы Талип действительный хезмәтен Минск шәһ. үтә, аннан Балахнага урнаша. Шуннан сугышка моб – нә.
Нигезләрендә баштан Төхвәтуллин Шәрифулла, бүгенгесе көндә Сафаров Науфал гаиләсе яши.