Гайфетдинов Талип Гайфетдинович
Халык хәтере буенча гына һәлак булучылар исемлегенә кертелде. Хәтер китабында да, М.Черепанов исемлегендә дә юк.
Гаилә 1921 нче елгы ачлык вакытында авылдан китә. Талип өйләнмәгән, действительный хезмәткә алына, шуннан сугышка эләгә.
1946 – 1948 нче елгы хуҗалык китапларында әнисе Гайфетдинова Нурия әби (1879 е.т. дип язылган) аерым хуҗалыклар (единоличниклар) исемлегендә. Колхозга 1947 елның 15 мартында кергән. 12 сутый бәрәңге чәчкән, өйләре – 1946 елгы. 1948 елда 2 кәҗә бәтие асраган. Башка бернинди дә мәгълүмат язылмаган. Зиреклегә җырчы Габдулла Рәхимкулов концерт белән килгәч, Нурия җырын башкара. Шунда бөтен халык алдында урыныннан торып, Нурия әби: “Әй, җаным, мине онытмадыңмыни, мин монда, мин монда”, - дип халыкны гаҗәпкә калдыруын авылдашлар бүген дә хәтерли.
Нигезләредә Шәрипов Мулланур яши.