Гыйниятуллин Минвәли Гыйниятуллович
(1902 – 6.8.1944)
Халык аз хәтерли.
Әтиләре – Гыйниятулла Гайнулла Сәедборһан (1871 – 1917)
Әниләре – Гарифә Вәлиулла кызы.
Бертуганнар: Габдулла (1901 – 1941), Минвәли (1902 – 1944), Нигъмәтулла (1898 – 1957), комбайнер, Зәйтүнә Яруллина (1905 – 1976), Яруллин Гыйбадулла әнисе.
Габдулла – Казанның Ленин РВК моб-нә (26.08.1941), кр-ц. Хәтер китабында, 11 т, 330 б. башка бернинди дә мәгълүмат бирелмәгән.
Хатыны – Нурия, кызлары булган. Казандагы адресы: Ленин районы, 9-я Союзная ур. д.18, кв. 8.
- Анкетаны Шавельский раслаган (нач.управления генерал – майор). Мәгълүматлар Интернеттан алынды.
Минвәли – Яңа Чишмә РВК моб. кече л-т, 950 сп, 262 сд. 1944 елның 6 августында һәлак була. Литваның Кондрачи ав. җирләнә. оп.11458, д. 384. л.207.
Гаиләсен авыл халкы хәтерләми, 1946 – 1948 нче елгы хуҗалык китапларында да юк. Күрәсең, Гыйниятулла бабай колхозлашу елларында ук авылдан гаиләсе белән киткән, раскулачить ителгәннәр дип тә сөйлиләр. Кибет тотканнар, таш келәтләрен (кибетләрен) Хәмәтвәлиев Айрат өй салганда сүтте. Айрат алар нигезендә яши.
Минвәли абыйның гаиләсе, беренче чиратта Казанда яшәүче кызы Харисова Люция (1938 е.т.) 2009 елда әтисенең үлеме турында Оборона Министрлыгының Үзәк архивыннан (ЦАМО, Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәре, 142100) белешмә дә кайтарта. Ул белешмәдәге мәгълүматлар “Хәтер” китабының 18 томындагы язма белән тәңгәл килә.
Минвәли абый укчы взвод командиры була. Хатыны - Измайлова Саҗидә. Казанның Свердлов поселыгында яшәгән. Кызы Люция бала вакытыннан ук инвалид. Гаилә хәле турында 2010 елның 15 апрелендә кызы Люция язган хат белән танышыйк әле.
Әтием Гыйниятуллин Миңневәли Гыйниятуллович 1902 елда Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туа. 16 яшендә Мәскәү шәһәренә эшкә урнаша, партиягә керә, өйләнә, семьясы белән Подольск шәһәрендә яшиләр.
1930 елны партия кушуы буенча Кукмара районы Пычак авылына 25 меңенчеләр буларак, ике семья (дусты Вафа абый һәм Мөнирә апа) колхоз оештырырга кайталар. Бер-ике елдан соң әтине партия Мамадыш районының Тәкәнеш авылына почта начальнигы итеп җибәрә. Тәкәнештә 1936 елда мин туганмын. 1939 елда мин нык чирләдем. Мине больницага салганнар, шул сәбәпле безнең семья Казанга күчкән. Әти-әни кирпеч заводында эшләп, ике бүлмәле квартира алалар. Әти военный эш буенча укый һәм кече лейтенант булып, 1941 елда сугышка үзе теләп китә.
Мин обсерватория больницасында ята идем. Әти саубуллашырга больницага килде, ләкин аны минем янга кертмәделәр, тәрәзә аша гына саубуллаштык. Әтине соңгы тапкыр күрүем шулай булды. 1944 елның 6 августында һәлак була, Литва җире өчен көрәшеп, Литва шәһәренең Кондурачи авылында җирләнә. Әтием командир стрелкового взвода 950 стрелкового полка 262 стр. дивизии булган.
Сәлам белән Харисова Люция, Казан. 16.4.2010.