Дәүләтшин Минач (Минһаҗетдин) Дәүләтша улы, (1903 - ?)
Дәүләтшин Шакир Дәүләтша улы, (1920 - ?)
Бертуганнар. Әтиләре – Дәүләтшаһ Мөхәммәдшаһ
Әниләре – Миңнеруй Минабетдин (Миңнегабидетдин) кызы (1878 – 1971), халык телендә «Пәтер карчыгы»
Биктимерова Бәян (1921 – 2004) абыйлары.
Нигезләре – Хәлиуллин Хәлфәт өе белән Шәйдуллин Рафаэль өе арасындагы урын. Соңгы вакытта ике хуҗалык бакчаларын бүлештеләр. Нигез юкка чыкты.
Минач та, Шакир да вербовка белән читкә китәләр. Шакир ФЗУ га да эләгә. Шуннан сугышка мобилизацияләнәләр.
Халык хәтере буенча һәлак булучылар исемлегенә кертелделәр. Шакир Ерак Көнчыгышта һәлак булса кирәк.