Җиһанша бабай уллары –
Габдрахман (1905 – сентябрь, 1941)
Шәйдулла (1911 – февраль, 1942)
Шәрифулла (21.5.1915 – февраль, 1942)
Әтиләре – Җиһанша Габделкәбир.
Әниләре – Гаҗилә Габделкәрим (1872 – 1948)
Кыз туганнары – Мәүлия Нафигина (1914 – 2000), Галия Гыймадиева (1901 – 1985).
Җиһаншин Габдрахман – халык телендә «Куян атучы Гаптер»
Моб. 24.6.1941, сентябрьдә үк хәбәрсез югала. Хәтер китабында, т 18, 271 б. кр-ц, башка мәгълүмат юк.
Похоронкасында - 1941 елның сентябрендә хәбәрсез югала.
М.Черепанов исемлегендә: оп. 977520 (ЦАМО)
Хатыны – Рабига Хәсән кызы (1910 – 2001)
Балалары: Рәхилә Хәйбуллина (1932), Миңнеруй Зайдуллина (1935), Фәйзрахман (1937, Битькида), Наилә Гафурова (Чистайда, 1940).
Өйләрен һәм нигезләрен Газыймов Нияз сатып алды, хуҗалыгын зурайтты.
Җиһаншин Шәйдулла – сугышка 18.7.1941 Ярославльдән моб-нә. Хәтер китабында, т 18, 271 б.
кр-ц, башка мәгълүмат юк.
Похоронкасында – 1942 елның февралендә хәбәрсез югала.
1938 елда Гатиятуллина Зәйнәп Гатиятулла кызына (1918 е.т.) өйләнә. Колхозга кермәгән, аерым хуҗалык булып яшәгән.
Җиһаншин Шәрифулла – өйләнмәгән, егет килеш 1942 елның февралендә хәбәрсез югала.
Ярославль шәһәреннән 1939 елны действительный хезмәткә алына һәм шуннан сугышка эләгә. Хәтер китабында, т 18, 271 б. кр-ц, башка мәгълүмат юк.