Зарипов Гаяз Әхмәтҗанович
(1922/1925 - ?)
Березники шәһәреннән мобилизацияләнә. Сугышта хәбәрсез югала. Халык хәтере буенча һәлак булганнарга кертелде. Хәтер китабында юк. Башка бернинди исемлеккә дә кертелмәгән.
Бертуганнары Габделбәр (1923/1924 – 1990),Габдулла (1.8.1926), Габделхәй ( Габделәхәт) дә халык хәтере буенча сугышта катнашканнар. Калган бертуганнары: Наҗия (1921), Галимҗан, Габделхак – Березникида.
Гаилә 1930 нчы елларда таланып, кулаклар рәтенә кертелеп, авылдан куыла. Ижевскта, Березникида яшиләр.
Әтиләре – Зарипов Әхмәтҗан Зарипович (1880 – 3.08.1971) Березникида җирләнә. 1921 нче елдан авылда мулла вазыйфасын башкара. Нигезләрендә Газыймов Мидхәт яши.
Әниләре – Зайдә (Заһирә), (1896 - ?).
Бу гаиләгә ачыклык кертү өчен Галимов Мансур абыйның Березники шәһәреннән язган хаты белән танышыйк әле. Хатны 2005 елның 9 февралендә алдык.
Сәлам хат.
Мидхәт, хатыңны алдык, рәхмәт. Зур эшләр башкарасың инде, Алла исәнлегеңне бирсен! Синең сорау буенча шундый хәл.
Зарипов Әхмәтҗан бабай үзе күптән инде вафат. Аның 6 баласы булган: 5 малай 1 кыз. Хәзерге вакытта 1 кызы гына исән – Наҗия апа 84 яшендә. Өч малае сугышта булган – Габделхәй, Гаяз, Габделбәр.
Галимҗан белән Габделхак сугышта булмаганнар. Наҗия ападан бер капчык карточка арасыннан менә шул 4 кешеле фото чыкты. Башка бер нәрсә дә юк. Ни документ, ни нәрсә. Аннан киленнәре Габделбәр хатыны Розалия янына киттем, анда 1 фото табылды. Шунда килеп чыкты Гаяз дигәненең фотосы. Семьясы Ижауда торган, үзе «безвести пропал» диделәр. Ә олы киленнәре Галиясе: «Килмәсен дә, йөрмәсен дә, кертмим дә, бирмим дә», - диеп кырт кисте. Имеш, элек авылдан куганнар, ә хәзер кирәк булган. Менә шундый хәлләр, кинәндерерлек әйбер юк, гафу ит.
Авыл хәлләрен Хайдел язып тора. Хәзер подъездыңда нихәл диеп эндәшкән кеше юк. Йөрешүләр бетте, хәзер кемгә кем кирәк?
Ярар, Мидхәт дус, гаепләмә. Вакытлар үзенекен ала, һәр кеше үзенчә яши, үзенчә карый дөньяга, документларны да кем саклый, кем юк.
Мансур абыең Галимов. Березники.