Зиннуров (Юнысов) Йосыф Юнысович
(1922 - ?)
Сугышка Чиләбе шәһәренең Варнинск РВК алына. Хәтер китабында юк. Халык һәм туганнары хәтере буенча һәлак булучылар исемлегенә кертелде.
Әтисе – Зиннуров Юныс Зиннур улы (1890 - ?)
Әнисе – Гайнәтуллина Җамал Гайнәтулла кызы.
Бертуганнары: Юнысов Локман (1925), Чиләбедә; Зөләйха (1926/1927); Мохтар (1929), Чиләбедә яшиләр.
Үги әнисе – Гайнәтуллина Гатия Гайнәтулла кызы (1909/1912 – 2001)
Бертуганнары: Малик (1934), Фатыйма(1937) – яшьли вафат булалар; Хәтимә (Екатеринбургта яши), Наилә, Минәхтәм (вафат), Зиннуров Ильяз (2.01.1939), Чиләбедә яши. (Ильяз турында тулы мәгълүматны «Мәктәбем син – үскән бишегем» китабыннан укы).
Әтисе – Зиннуров Юныс Зиннурович – сәяси репрессия корбаны. Бу турыда Хәтер Китабының 5-нче томында (390 б.) түбәндәге юлларны укый алабыз: «Зиннуров Юныс, 1890 елда Чистай районы, Ерыклы п. туган, шунда яшәгән. Татар. 4 баласы булган, таза тормышлы, крестьян. 10.3.30 кулга алынган. Совет власте чараларына каршы агитация алып баруда гаепләнә. 26.5.30 ҖК 58 – 10 матдәсе буенча хөкем карары: 3 елга концлагерьга җибәрү. 20.3.90 акланган.
2007 елда дөнья күргән шул сериядәге китапның 18 нче томында (79б.) Юныс Зиннур улы турында кабат материал бирелгән.
«1890 елда Чистай р-ны, Зирекле ав. туган. Казахстанда, Кустанай өлк. Чеголок ст. яшәгән. Татар, юл эшчесе. Караганда т.ю. 4.6.43. кабат кулга алынган. 18.9.43. ҖК 58-10 М. буенча хөкем карары: 8 елга хезмәт белән төзәтү лагерына җибәрү. 21.4.1998 акланган.»