Кадыйров Котдус Кадыйрович
(1912 - февраль, 1942)
Моб. 26.6.1941. кр-ц. Хәтер китабында, т 18, 278 б. Башка мәгълүмат юк.
Похоронкасында: 1942 елның февралендә хәбәрсез югала.
Шәрифуллин Сәмигулла (1912 - 1969) сөйләве буенча, Кадыйров Котдус һәм Галимов Исмәгыйль Әхмәтҗан улы белән бергә Эстониядә концлагерьда булалар. Сәмигулла абыйны ул көнне эш белән лагерьдан читкә җибәрәләр. Кайтса, Котдус белән Исмәгыйль абыйларны немецлар агачка бәйләп атканнарын күрә. Сәмигулла абый исән - сау туган авылга әйләнеп кайта.
Документтагы исеме - Габделкотдус (11.3.1912)
Әтисе - Габделкадыйр Габделкаюм
Әнисе - Фәрбизә Нәҗметдин
Хатыны - Кыямова Рәхимә Кыям кызы (1921 - 1992). 1934 нче елның 10 нчы октябрендә өйләнешәләр, балалары булмый.
Рәхимә белән Галимов Йосыф балалары: Кыямов Равил (1949), Фәхретдинова Разия (1947).