Кәлимуллин Мохлисулла Кәлимуллович (1903 - 4.3.1943)
Бернинди исемлектә дә, Хәтер китабында да юк. Кызы Луиза Кәлимовна (9.05.1933) Чистайда яши. Аңардан алган мәгълүматлар буенча әтисе Мохлисулланың кабере: Смоленск өлкәсе, Гжатск р-ны, Баянская авылындагы туганнар каберлегендә.
Хатыны - Кәримә Мирсаевна (4.03.1904 - 1992).
Балалары 5 әү булган. Шуларның 3 се үлгән: 2 малай һәм бер кыз (Ирек 1942 елның ноябрендә туган булган). Исәннәрдән: Илдус (8.11.1938), Казанда; Луиза Чистайда (ул. 40 лет Победы, д.49, кв.52)
Гафиятулланың, Гатиятулланың, Мохлисулланың иң олы бертуган абыйлары - Хәлиулла (1874 - 1962), Мингатина Фатыйма апаның (1923 - 2009) әтисе.
Мохлисулланың да әнисе - Гайниҗамал Габделкадыйр.
Мингатина Фатыйма апа сөйләвенчә, Мохлисулла егет килеш үк авылдан чыгып китә, Чистай янындагы совхозда яши һәм эшли, аннан гаилә корып, Чистайга күченә. Тукай урамындагы мәчет йортында квартира бирәләр. Чистайдан сугышка алына.
Ә хәзер Мохлисулла абыйның кызы Луиза язган хат белән танышыйк әле.
Исәнмесез, хөрмәтле Мидхәт Гарифович!
Сезгә хат һәм фото өчен рәхмәт. Әтием Кәлимуллин Мохлис Кәлимуллович Яңа Чишмә районы Зирекле авылында 1903 елның 10 мартында туган. Әнием Кәримә Мирсәевна 1904 елның 4 мартында туган, 1992 елда үлде. Пенсиягә чыкканчы колхозда эшләде.
Әти 1942 елның 4 мартында сугышка китте. 1943 елның 4 мартында сугышта һәлак булды. Без әтидән 4 бала калган идек: ике кыз һәм 2 малай, бишенчебез ноябрьдә туды, Ирек исемле иде. Хәзергесе вакытта икебез исән - сау: Илдус һәм мин үзем - Луиза.
Илдус 1938 елның 8 ноябрендә туган. Хәзер Казанда яши. Илдус әтине белми. Ул кайткач, мин сезнең хатыгызны бирермен, фотоны күргәч, шатланыр, горурланыр: “Әтием илне саклап һәлак булган”,- дияр.
Әтинең бер язуын cезгә җибәрәм. Дөнья хәлен белеп булмый, кире үземә җибәрерсез, бәлки кирәге чыгар.
Зирекледә туган апам - Мингатина Фатыйма Хәлиулловна яши. Аның да абыйсы сугышта һәлак булган. Рухлары шат булсын!!!
Әтием белән бертуган Кәлимуллин Гатиятулла Кәлимуллович та сугышта һәлак булган. Ул 1903 елгы, анысын точно белмим. Кызы Сания Березники шәһәрендә яши. “Зиреклегә әтиең белән бара идек”, - дип сөйли иде әнием.
Минем дә барганым бар Зиреклегә. Вәлиев Ильяс Әхмәтшәриповичларда кунакта булдык. Ильяс абый да, Асия апа да инде вафат булдылар.
Минем фамилиям шундый. Әтием шулай яздырган. Имеш, кыска фамилия була. Туган елым - 1933 елның 9 мае.
Әти Чистайда МТСта эшләгән. Сугышка киткәндә “Индустрия” колхозында тракторчылар бригадиры булган. Без 1938 елдан колхоз йортында яшәдек. Бары 1977 елда гына безгә бер бүлмәле фатир бирделәр. Энем Илдус үзенә фатир алды. Ул инженер - компрессорщик булып эшләде. Эшләп квартира алды. Хәзер пенсиядә.
Фатыйма апага һәм аның гаиләсенә күрсәгез сәлам әйтерсез.
Әтиемнең сугышта һәлак булган урыны: Смоленская об, Гжатский р-н, дер. Баянская.
Командировкага барган чакта энем туганнар каберлегендә әтиемнең фамилиясен күреп кайткан.
Хатымны тәмамлыйм. Күп рәхмәтләр белән - Луиза Кәлимовна.
3 ноябрь 2004 ел. Чистай шәһәре.