Кашапов Фасыйх Кашапович
(1911 - апрель, 1942)
Моб. 24.6.1941, кр-ц. Хәтер китабына кертелгән, т 18, 282 б. (Хәтер китабында исеме ялгыш “Фасах” дип язылган). Башка мәгълүмат юк.
Похоронкасында - 1942 елның апрелендә хәбәрсез югала.
Метрика язуында туган елы - 1.02.1910.
Әтисе - Кәшәфетдин Габделкаюм
Әнисе - Нурия Шиһабетдин (Әдәмсә кызы)
Хатыны - Шакирова Шәмсеҗиһан Шакир кызы (1910 - ?)
Балалары: Насыйбулла (1938 - 2001), Березникида җирләнде; Исмәгыйль (7.09.1932 - ?); Нурҗинан (1930-1937)
Нигезләренә Кыямов Равил кирпечтән өй салды.
Кәшәфетдин белән бертуганнар: Сафиуллин Кәлимулла әнисе Мәликә (1898-1985), Әфләтунова Гөлнур бабасы Минабетдин, Хәлиуллина Сания бабасы Габделкадыйр.
Фасыйх абыйның сугыштан язган хаты гаиләсендә сакланган. Килене Наилә Талип кызы Шәмсетдинова аны 2005 нче елда музейга җибәрде. Хат 1942 нче елның 31 нче январенда Старый Осколда язылган. Гарәп хәрефләреннән татар хәрефләренә Сөләйманов Ильяс күчерде.
Бу хатны салдым... Хат башы, яз каршы. Сезгә хөрмәтле булып торучы, барыгызны якын күрүче Фасих халәлең. Өй халәлемә бик сагынып, бик күп сәлам язып калам. Һәм дә Нәсибулла улым белән Исмәгыйль углыма бик сагынып, бик саргаеп Урал вә Кавказ таулары кадәр сәлам язып җибәрәм, сагынып саргаеп калам. Һәм дә җизни белән апага бездән - Фасихтан бик сагынып күп сәлам язып калам. Һәм дә Сәмига сеңлемә, һәм дә Мәрзия сеңлемә бик сагынып, бик саргаеп, Урал вә Кавказ таулары кадәр сәлам язып калам. Һәм дә Талип абзыйларга, барча балаларына аермаенча күп сәлам язып калам. Һәм дә Сафия җиңгигә балалары белән аермаенча күп сәлам язып калам. Үземдәге хәл - әхвәл сорасагыз, бүгенгә кадәр бик исән-сау торам. Сәмигулла абзый минем яннан китте дип яздым ничә рәт, хат баргандыр. Хәзер элгәреге урынымнан күчендем. Хәзер минем янда татарлар калмады. Хәзер урыслар белән генә. Ахры фронтка җибәрергә аералар. Ахырын Ходай хәерле итсен.
Ичмаса иске адресым белән бер хат та язмадыгыз. Шул гомер торып ... айга бер хат алдым бары. Кеше өчен хат алганда, миңа бер ярты хат та булмады. Ичмаса бер эч пошканда бер хат укырга да булмады. Хат алмасам да, беләм, шуннан белергә була, анда тормышлар начарайган, терлекләр ашатырга азык та ...
(хатның икенче ягында)
Бу хатны алгач, хат салмагыз. Яңа адресымны язмыйча... ашату гел шул... артык булмый. Хат алмасам да ...
Ярый туганнар, хәер - догадан ташламагыз. Исән - сау кайтып бергә гомер итүне Ходайдан сорагыз. Ярый, хуш-сау булыгыз.