Кәримов Галим Нәгыймович
(1908 - ?)
Свердловск шәһәреннән сугышка алына.
Хәтер китабында да, башка исемлекләргә дә кермәгән. Халык хәтере буенча гына һәлак булучылар исемлегенә язылды.
Халык телендә “Тире җыючы Галим”.
Өйләнгән, ләкин гаиләсе турында да бернинди дә мәгълүмат юк.
Нигезләре - Шакиров Рифнур яши торган йорт.