Мияссаров Мөсәлим Мияссарович
(1923 - февраль, 1944)
Моб.: 1943, Хәтер китабында бар, т 18, 317 б. кр-ц.
Похоронкасында: 1944 елның февралендә хәбәрсез югала. Башка бернинди дә мәгълүмат юк. Егет килеш һәлак була.
Әтисе - Шәрипов Мияссар Шәрипович (1886-1969)
Әнисе - Гатифә Исламетдиновна (икенче язуда - Исәнхуҗиевна) (1895-1969)
Мөсәлимнең бертуганнары: Игезәкләр Габдрахман һәм Габдулла Шәриповлар (1930). Габдрахман чирәм җирләрен күтәрүдә авылдан беренчеләрдән булды. Казахстанның Павлодар өлк., Иртыш р-ны, Кайманачиха ав. 2003 елда җирләнде.
Гаилә хәтерләве буенча Мөсәлим л-т булган, Сталинград астында яралана.
Әтисе Мияссарның беренче хатыныннан балалары (Мөсәлим туганнары): Фатыйма (1912-9.3.2000), Сәлимов Мәхмүт хатыны, “Прикамский” совхозында яшәделәр. Зиреклегә алып кайтып җирләделәр; Миңниса (1912 - ?), Ижевск шәһәрендә яшәде.
Фатыйма һәм Миңниса әниләре - Хубҗамал Җәләлетдин кызы.