Мөхәммәтшин Сәхәбетдин Мөбәрәкшевич (Мөбәрәкшин)
Моб.: 26.8.1941, Хәтер китабында бар, т 18, 321 б., кр-ц, 1176 сп, 350 сд. 1941 елның 29 декабрендә һәлак була. Кабере: Орел өлкәсе, Болхов р-ны, Богриново ав.
М.Черепанов исемлегендә: оп. 818883 с, д. 1077, л. 21.
Сәхәбетдин өч тапкыр өйләнә.
1 нче хатыныннан кызы Зәмзәмия туа (1924-1954). Аның әнисе - Сәлимә Нәбиулловна (1903-1939). Улы Нәзир (1936-1967) туа. Җабир (1933-1936), Зариф (1931-1936) яшьли үләләр.
1939 елны 2 нче хатынга - Шәрипова Фатыйма Мияссаровнага өйләнә. Кызлары Гөлзидә (Гөлзада) туа (15.7.1940-11.1942)
Шул ук елны Мәрьям Мотыйгулла кызына өйләнә. (Халык телендә “Сәхап Мәрьямы”, 1915-2001, Шахмайда җирләнде). Уллары Габделхак туа (1942-1990). Нәзир дә, Габделхак та, Мәрьям апа да Мөбәрәкшин фамилиясендә йөрделәр.
Өйләрен Галимов Тәлгать сатып алды, сүтте һәм йорт ясады (үзенекенә кушты).