Миргазов Хамит Миргазович
(1904 – 30.11.1942)
Хәтер китабының 18 нче томында, 314 б. Ләкин ялгыш язылган: Мингазов Халит Мингазович диелгән.
Моб. 16.6.1942. Похоронкасында: 1942 елның 30 ноябрендә һәлак була. Кабере – севернее 200 м. д.Шелково (Шолохово), Великолукский район, (Псковская обл.) Калининская обл., кр-ц, 1188 сп, 357 сд.
М.Черепанов исемлегендә: оп. 18001, д. 783, л. 3 об.
Хатыны – Әхмәтвәлиева Таига Әхмәтшәриповна (1908 – 1973)
Балалары: Әсхәт (1929 – 2008), Бәхиҗә Зиннурова (1931), Әлмәттә; Фоат (1937 – 1978), Березникида җирләнде; Кадрия Гатина (1940), Рәйханә (1943), Түбән Камада.
Нигезләрендә бүген Вафин Шакирҗан Галимҗанович яши.
Метрика язуындагы исеме – Габделхәмид, 24 июнь, 1904 ел.
Әтисе – Миргаясетдин Мөхәммәдвафа Бәдигов (1874 - ?)
Әнисе – Хафаса Нуретдин (1869 - ?)
Музейда Хамит абыйның хатынына язган хаты саклана. Менә ул:
Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.
Сезгә җан бәрабәренә якын күргән җан – җанашым Таигага күңелемнең иң нечкә җиреннән чыккан сагынычлы сәламнарымны бүләк итеп җибәрәм. Вә сабырлыкларыңны өмет итеп калам. Әсхәт улым белән Бәхиҗә кызыма бик сагынып, бик күрәсем килеп, күп сәлам.
Акыллы гына эшләүләрегезне теләп, бик сагынып бик күп сәлам язам һәм дә улым Фоат белән кечкенә кызым Кадрия гакыллы гына булып үсүләрен теләп, бик сагынып, бик күп сәламнар язам.
Һәм Шәрифетдингә бик сагынып бик күп мең дога, сәламнарымны күндерәм.
Һәм дә Нәбигә бик сагынып бик мең дога, сәламнарымны күндерәм.
Һәм дә Камил белән Хәдичәгә, балалары белән, бик сагынып бик күп сәлам язам. Һәм дә Рабигага бик сагынып сәламнар язам. Әбзи белән Галия апага барча балалары белән бик күп сәлам язам.
Абзый белән Җәмилгә барча балалары белән бик күп сәлам язам. Һәм дә Габбас белән Зөһрәгә балалары белән сагынып бик күп сәлам язам. Һәм дә Ильяс белән Наиләгә бик сагынып бик күп сәлам.
Бераздан тагын үзгәреш булса,хат язармын, ләкин монда бер дә бер нәрсә дә эшләр хәл юк. Барысын да хатка язып бетереп булмый. Алладан араласа иде дип сорыйбыз.
Таига, балаларны яхшы тәрбия кыл, ... өйрәтмә.
Балалар, сез дә әниегезнең әйткәнен авырсынмагыз.
Минем өчен һәм дә минем кебек кайгырмагыз. Бәлки, ризыклар алда булса, бер кайтырбыз әле.
Шәйдуллина (Фаттахова) Мөнирә Нуретдин кызы тәрҗемәсе. 28.6.42.